«Борын казыганда бармагым сынды». Бармагы сынмаганын белгәч, пациент санитарканы кыйнаган
Балаково шәһәрендә пациент хатын хастаханәдә санитарканы кыйнаган. Бу турыда РЕН ТВ яза.
35 яшьлек хатын иртәнге 5тә травмпункта килә. Ул, бармагым сынган, дип уйлый, тик снимок ясагач, бармак сәламәт булуы ачыклана. Шуннан соң пациент санитаркага ташлана. Бу турыда Саратов өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Олег Костин хәбәр итте.
Пациент хатын исерек була. Ул борынын казуын, шул чакта бармагын сындыруын сөйли. Табиб карагач, аны рентгенга җибәрә. Ләкин бармак сынмаган булып чыга.
«Пациент диагноз белән килешми, ул травмпункт санитаркасын чәченнән йолкып ала, башы белән стенага каты итеп бәрә», – дип яза Костин «Телеграм» каналында.
Табиблар хокук саклаучыларны чакыра. Пациент хатынның башка кешене кыйнаган өчен эзләнелүе дә ачыклана. Санитарканы хастаханәгә салалар. Ул полициягә гариза язарга җыена, диелә хәбәрдә.