Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борын канау нәрсәсе белән куркыныч?

Травмалар, механик зыян, гипертония авыруы аркасында борын канарга мөмкин.

news_top_970_100
Борын канау нәрсәсе белән куркыныч?
pixabay.com

Борын канауның кайсы төрләре куркыныч? Беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Бу хакта медицина фәннәре кандидаты Александр Лапченко сөйләде дип яза “АиФ” басмасы.

Травмалар, механик зыян, гипертония авыруы аркасында борын канарга мөмкин.

Борынның алгы өлешеннән кан килү иң куркыныч түгел. Әгәр кан тамчылары барлыкка килгән икән, водород перекисе белән чистартырга була. Әмма кан үзе дә туктарга мөмкин. Соңыннан бер-ике атна борынны сеңгерми торырга кирәк. Гадәттә шушының белән бетә. Кайвакыт тагын канарга мөмкин, чөнки лайлалы тышча кибә һәм кечкенә тамырдан кан сирпеп тора. Әгәр бер-ике атнадан соң борын каный икән, ЛОРга мөрәҗәгать итәргә һәм борынның лайлалы тышчасын тикшертергә кирәк. Табиб консерватив дәвалау яки малоинвазив булган хирургик процедура, мәсәлән кан тамырларын яндыру билгеләячәк.

Борын куышлыгының арткы бүлекләреннән, гадәттә челтәрсыман лабиринт өлешеннән, кан килү куркыныч. Кагыйдә буларак ул гипертония һәм травмалар белән бәйле. Анда шактый зур кан тамырлары урнашкан һәм кешенең кан агуны үзлектән туктату ихтималы бик кечкенә. Гадәттә гәүдә вертикаль торышта булганда кешенең борыныннан кан килә башлый һәм ул борынга, йоткылыкка агып төшә. Мондый очракларда ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм хастаханәгә барырга кирәк. Бу бик куркыныч халәт.

Табиблар көткән арада нәрсә эшләргә? Ятарга ярамый, канны йотмас өчен башны аска иеп утырып торырга кирәк. Табиблар күпме кан югалтканны белсен өчен, кул астында булган әйберләр: банка, табак, башка савытлар кулланырга була. Еш кына күп кан югалтканнан соң кан басымы төшә һәм кан агудан туктый. Әмма бу бар да яхшы дип юрарга һәм тынычланырга сәбәп түгел. Барыбер ашыгыч ярдәм чакыртырга һәм хастаханәгә барырга кирәк. Табиблар кан агуның никадәр авыр булуын, аңны югалту куркынычын һәм башка факторларны тикшерәчәк.

Борын канау кебек өзлегүне бик күп авырулар китереп чыгара ала. Мәсәлән, гипертоникларның шикәр диабеты, аяклар тромбозы, кан тамырлары белән проблемалар булса борыннары еш канарга мөмкин. Гипертоник кризис (кан басымы 200 гә кадәр җиткәч) вакытында зәгыйфь кан тамыры өзелә һәм каный башлый.

Травмалар булганда борын шул ук көнне каный дигән сүз түгел. Бер көннән соң, хәтта атнадан соң да борын канарга мөмкин. Мәсәлән, бәрелү күз орбитасы өлешенә туры килсә, зур кан тамырлары урнашкан челтәрсыман лабиринт күзәнәкләре зарарлана. Бу очракта табибка барырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100