Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борын чоку нәрсәсе белән куркыныч?

Борын чоку нәрсәсе белән куркыныч?

news_top_970_100
Борын чоку нәрсәсе белән куркыныч?
2001 елда Мэдисон (АКШ) шәһәренең Сәламәтлек саклау өлкәсендә тикшеренүләр һәм белем бирү фонды хезмәткәрләре борын чоку гадәте таралуны тикшергән. Висконсин штатында яшәүче олы кешеләрне сораштырганнан соң, 91 процент кешенең борын чоку гадәте барлыгы ачыкланган. Ә 1,2 процент кеше моны сәгать саен эшләвен әйткән.

Тулаем алганда, тикшерүчеләр берән-сәрән кешедә генә борын чоку гадәте психиатрия яки психологик тайпылышлар турында сөйли. Ә күпчелек кеше өчен бу бары тик патология белән бәйле гадәт кенә. Шулай да табиблар арасында таралган фикер буенча, сәбәпләргә һәм ешлыкка бәйсез рәвештә, борын чоку – куркыныч. Бу гадәтнең куркынычы турында “АиФ” басмасына отоларинголог Владимир Зайцев сөйләгән.

Беренче куркыныч: бармак белән борында казынып, инфекция кертергә мөмкин. “Кул бармакларында күп күләмдә тир һәм май бизләре бар. Җәйге вакытта куллар бигрәк тә пычрак һәм майлы була. Әгәр инфекция борын куышлыгына эләгә икән үзен озак көттермәячәк, - ди табиб. – Кышын куллар сирәк тирли, әмма лайлалы тышча бик нәзберек хәлдә була, шуңа аны яралау бик җиңел”.

Борынны нинди дә булса предмет, хәтта мамыклы таякчыклар белән чоку да куркыныч. “Борын куышлыгында мукоцилиар клиренс бар: бу микроскоп белән караганда гына күренә торган төкләр. Борынны чокыганда аларны имгәтергә мөмкин, шуннан соң алар борынны инфекцияләрдән яхшылап саклый алмаячак. Өстәвенә, бу гадәт борын алдындагы тиредә ялкынсыну һәм фурункуллар да китереп чыгарырга мөмкин”, - дип аңлата лор.

Владимир Зайцев әйтүенчә, гадәттә борыннарында кабык яки төрле лайла җыела торган кешеләр шушы гадәт була. “Бу кабыкларны чокыганнан соң, тагын да зурраклары барлыкка килә. Менә шундый йомык боҗра. Бу борын бүлгесендә перфорация барлыкка китерә, ягъни уң һәм сул яклары арасында тишем барлыкка килә. Кабыкларны бары тик дарулар, мазьләр белән генә бетерергә кирәк. Һәм аларны табиб билгеләргә тиеш”, - диде белгеч.

Табиб әйтүенчә, тагын бер киң таралган гадәт – борын эчендәге төкләрне йолку. Бу куркыныч икән. “Төк төпсәсен имгәтү борын алды сикозы дигән авыру китереп чыгара. Бу төк төпсәләре ялкынсыну. Нәтиҗәдә, борын кисәк кенә шешенә, ялкынсына, үлекли башлый. Бу симптомнар үзләре генә бетми, аларны бетерү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - диде Зайцев. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100