БОРЫЛЫП КАРАМАДЫҢ...
(Гөлнара Хәлимова)
Яңа елны ул ялгызы каршылады. Гадәттәгечә телевизорда барган яраткан сериалын кушты да, җылы юрганына төренеп, диванга утырды – аңа шундый моңсу, шул ук вакытта рәхәт иде. Моңсу, чөнки әле узган ел гына Илһамы белән кочаклашып Яңа ел каршылаган булса, бүген ул берүзе. Рәхәт, чөнки алар шундый бәхетле иде! Илһамы «ух-вах» килеп керер иде дә, «Рәмзия-ү-ү, каршы ал», – дип, бөтен тешен күрсәтеп елмаер иде. Ул арада аш бүлмәсеннән Рәмзия чыгып, аның муенына сарылыр иде. Озак күрешми торгандай шашып-шашып үбәр иде!.. Аннары алар кичке аш вакытында киләсе елга зур планнар корырлар. Дөнья бары тик шул икесе тирәли генә әйләнә кебек тоелыр...
Рәмзия калын юрганын тартыбрак китерде. Нигә җылына алмый соң әле ул һаман? Халаты да йомшак, җылы бит, югыйсә, юрганы да калын. Әмма берсенең дә җылылыгы гына юк. «И, Илһам булсамы...» – дип үзалдына эндәшкәнен сизми дә калды. «Яратылмый калдык...» – диде, иренен тешләп. Җылылыкка, мәхәббәткә сусау аны ерак яшьлек елларына алып кайтты...
Авылда Рәмзияләр гаиләсен бөтен кеше хөрмәт итә иде. Әтисе балта остасы, кулыннан теләсә нинди эш килә, әнисе оста пешекче – бер бәйрәм дә аның тәмле сыеннан башка үтми. Бу сыйфатларны Рәмзия үзендә булдырырга тырышып үсте. Шуңа күрә аны сыйныфташлары да, укытучылары да «Балтачы Хәлим кызы» дип йөртте. Төс-кыяфәткә матур ул Рәмзия! Чем кара күзләре белән бөтен авыл егетенең йөрәген яндырырга сәләтле! Өстәвенә, моңлы тавышы белән җырлап та җибәрсә!.. Мәктәп чараларында Рәмзияне еш җырлаталар иде. Кемгә охшап шундый булгандыр, ул бар яктан да уңган булып үсте.
Җете кызыл тиз уңа, диләрме әле? Тормышта бөтен нәрсә шома гына бармый шул, китекләре дә очрый. Рәмзиянең яшьлеге китек булды...Ул, иптәш кызлары кебек, вакытында кияүгә чыгып, матур гаилә корырга хыяллана иде. Районда укып авылга – әти-әнисе янына кайтты. Бу вакытта инде өлгереп җиткән кыз артыннан егетләр шактый йөрде. Өзелеп яратканы берәү генә булды. Илһам – аның авылдашы, түбән очта гына яши. Рәмзиянең әтисе кебек үк балта остасы, авылда тормыш аның алтын кулыннан башка бармый. Алар бер-берсенең барлыгын белсә дә, икәү генә сөйләшеп утырганнары булмады. Ә берсендә Илһам, киңәш сорап, Рәмзиянең әтисе янына килде. Кер чайкап йөргән җиреннән Илһамны күреп, Рәмзия өнсез калды. Оялып кына янына килде:
– Сәлам, Илһам… абый!
– Нинди абый инде, куйсана! Карале, Рәмзия, Хәлим абый өйдәме ул? Чакырып кына чыгар әле?
– Әтиме?... Әти эш белән чыгып киткән иде бит әле. Берәр нәрсә кирәк идеме әллә?
– Үзе кирәк иде шул. Йә ярый, соңрак килермен.
– Мин аңа әйтермен, Илһам… абый!
– Тагын бер «Илһам абый» дисәң, име!
– Нишләтәсең?
– Белермен нишләтергә! – дип көлеп җибәрде ул. Алар рәхәтләнеп көлештеләр. Илһам кичен тагын килде. Бу юлы инде Хәлим абый аның янына үзе чыкты. Рәмзия тәрәзәдән качып-посып егетне күзәтте: зәп-зәңгәр күзле, зур куллы, таза гәүдәле! Ул аңа шундый ышанычлы һәм акыллы егет булып тоелды. Аның белән икәүдән-икәү калып аралашасы, серләшәсе килде. Икесенең генә сөйләшер сүзләре бар иде кебек...
Илһам да кызны ошатты, әмма кыюсыз иде бу егет. Башта кыз белән качып кына очрашу юлларын эзләде, аннары өмете сүрелеп барды. Рәмзия аңа биек күктәге зур йолдыз булып тоела иде, егет үзен ул бу сылуга лаек дип күрмәде. Кыз өчен яшь аермасы да зур саналадыр, дип һаман сәбәпләр эзләде. Нибары 5 ел гына иде, югыйсә.
Ә кыз аның беренче адым ясавын көтте. Урамда очрашсалар, «Бүген чакырмасмы?» – дип эчтән генә теләде. Укуы да тәмамланган, эше дә бар – балалар бакчасында эшли. Кыскасы, бөтен нәрсә бар – гаилә генә корасы калган...
Берсендә Илһам аларга тагын килде. Хәлим абый аның белән сөйләшеп өйгә кергәч, Рәмзия сораштыра башлады:
– Әти, Илһам нинди егет ул үзе болай? Әйбәтме? – диде ул, сабый кебек кыюсызланып кына.
– Ник сорыйсың, кызым?
– Болай. Әйбәт егеткә охшаган. Кызы булмавы гына сәер.
Хәлим абый артык сөйләшә торган кеше түгел иде, шуңа ул кызы белән төче телләнеп тормады. Шулай да кич белән хатынына кызының кызыксынуын әйтте. Гадиләгә бу ошамады – торып ук басып, аш бүлмәсе буйлап йөренде. Рәмзия әле ашарга чыкмаган иде – мәхәббәт шигырьләре язу белән мәшгуль. Шуңа ул ир белән хатынның сөйләшкәнен ишетмәде.
– Ошый ди мени? – дип сорады Гадилә куркулы караш белән. – Без бит кызыбызны хәлле гаилә өчен үстердек, Хәлим. Берүк гашыйк булып башын югалта күрмәсен инде!
– Арттырма инде, әнисе. Мин бит, сорады, дип кенә әйттем.
– Тикмәгә генә сорамаган бит инде ул аны. Илһам да, синең янга килгән булып, кызыбызны яуламакчы буладыр әле.
– Арттырасың ла син!
– Хәлим, кызыбызның яше бара, ялгышып кияүгә чыкмасын, дим инде!
– Ул үзе хәл итәр яшьтә инде!
Хәлим бу сүзен катырак әйтте ахры, бүлмәсеннән Рәмзия чыгып җитте. Ул ата-анасының бөреләнә дә башламаган мәхәббәткә каршы килүләрен белми иде...
Рәмзия Илһамны кабат очратты. Авыл клубында концертта бер яшь кыз белән көлешеп утыра иде алар. Илһам кызның авызына кереп бетәр дәрәҗәдә бирелеп китеп тыңлый да көлә, тыңлый да көлә. Яныннан Рәмзия үтеп киткәнен дә сизмәде. Ә кызга шул җитә калды – Илһам «абыйсы»на ул бүтән борылып та карамаячак! Әнә, янындагы кызы белән сөйләшсен! дип, сабыйларча үпкәләде. Икенче көнне, үч иткәндәй, юллары кибеттә кисеште. Илһам аның белән үзе исәнләште.
– Ник исәнләшмәгән була әле бу кыз? Телеңне йоттыңмы әллә, Рәмзия-ү-ү! (ул аңа шулай эндәшә иде)
– Йотмадым.
– Бер-бер хәл булмагандыр бит?
– Булмады.
Рәмзия пакетларын кочаклап чыгып китте. Шулвакыт, «Жигули»е белән тузан туздырып, Илһам килеп туктады:
– Утыр әле, алып кайтам.
...Шул алып кайтканнан соң алар инде берни дә киртә алмас мәхәббәт белән яши башлады. Тик бу мәхәббәт яшерен иде. Һәм шул ягы белән кадерле булгандыр да. Авылда серне саклау җиңел түгел, шуңа кызы турында Гадиләгә тиз ирештеләр. Ул көнне өйдә беренче тапкыр буран купты. Ата белән ананы бер генә нәрсә туктата иде – Илһамның бик үк хәлле гаиләдән булмавы. Ә Рәмзия укып кайткан, балалар бакчасында яхшы гына эшләп йөри. «Бу – бары тик бер мизгеллек хисләр!» – дип әнисе кырт кискәннән соң, кызның тормышында кара көннәр башланды. Ул әти-әнисе сүзеннән чыга торган кыз түгел, шуңа күрә мондый аңлашылмаучанлык белән яшәү аңа авыр иде. Ул «сез тиң түгел» дигән сүзләрне хәтереннән чыгара алмады. «Бәлки чыннан да шулайдыр?» дигән шик тә читләтеп үтмәде түгел. Илһам белән кулга-кул тотышып утырганда да тиешле сүзләрен әйтә алмый кайтып китә торганга әйләнде. Ә егет аны беркайчан да үзеннән ерак җибәрмәде: эшеннән көн саен алып кайта, районга кирәк булса – алып бара иде. Буранлы көннәрдә дә «Жигули»ен кабызып, карлар ерып, Рәмзияне утыртып китә торган булды. Алар, әти-әниләренә әйтми генә, шәһәргә китү турында да уйладылар. Әмма көннәрдән бер көнне Илһамга Себердә яшәүче абыйсыннан чакыру килеп төште. Ул аны үз янына эшләргә чакыра иде. Илһам, ничек кенә китәргә теләмәсен, абыйсының тәкъдименә каршы килергә ярамаганын яхшы аңлый. Шуңа күрә ул 1-2 айга Себергә эшкә чыгып китте. Һәм шул киткән җиреннән кайтмады...
Рәмзиясенә язып-шалтыратып торды Илһам. «Тиздән кайтам» дигәненә инде 2 еллап вакыт үтте. Бу вакытта инде Рәмзияләрнең яңа, зур йорты, кыйммәтле машиналары, канәгатьсез ире һәм көмәне бар иде. Тиздән табар вакыты да җитә инде. Рәмзия, өзелеп, шул сабыен көтте, бала тугач, тормышлары яктырып китәр кебек тойды. Дөресрәге, өметләнде. Иренә аның бәхетле тормыш кирәкми дә. Төннәренә хатынының «юк» димәве кирәк тә, ашарга ризык булуы гына кирәк. «Кияүгә чыкмый каласың! Менә дигән егет!» – дигәннәренә ышанып чыкты аңа Рәмзия. Яратмады ул аны. Уйларында ярата алмый калган Илһамы гына булды. «Бүген кайтыр...» дип, көн-саен тәрәзәгә янына килеп карап торуы гадәткә – чиргә әйләнде. Нишләп шулай югалды соң әле ул Илһам? Эш өчен генә 2 елга югалмыйлар бит инде! Яратмадымени соң ул мине? Яратса, кайтыр иде...Төрле уйлар килде Рәмзиягә, әмма болардан бер генә файда да юк иде...
Дөньяга Гаязы аваз салган көнне беренче тапкыр бик бәхетле иде! Менә тиздән улы белән җылы йортка кайтып керерләр. Матур тормыш башланыр… Хыялларыннан җиргә тиз төште. Бала тудыру йортыннан каршы алырга ире килмәде. Эшләре килеп чыккан икән. Шуңа күрә күршесен генә җибәргән. Күрше машинасыннан бер кочак чәчәк белән әнисе чыкты. Оныгын кулына алып, тиз генә машинага кереп утырырга әйдәләде. Рәмзия утырмады. «Минем әзрәк урамда йөрисем килә», – диде. «Өйгә кайткач йөрерсең, әйдә!» Ул гомерендә беренче тапкыр әнисен тыңламады. Баланы алып кайтып китәргә кушты. Бер карасаң, ул сабыйның бер гаебе юк, тик яратмаган ирен күрәсе килмәде. Аның беркайчан да иренең күзенә карыйсы килмәде. Мөмкин булса, менә хәзер үк аннан китәр иде! Өйләре бала табу йортыннан бик ерак түгел. Шуңа күрә Гадилә оныгы белән кайтып китте. Рәмзия урам уртасында басып калды. Йөрәге нидер сизенгәндәй булды. Артыннан килгән машина тавышы аны сискәндереп җибәрде. «Әллә шуның астына гына керергәме?» Булмады, машина аның янына килеп туктады. Тәрәзәсен ачып, шоферы әйтеп куйды:
– Утырыгызчы, алып кайтам!
«Илһам бит бу! Әйе, үзе! Ничек кенә борылып карарга соң шуңа? Йөрәгем җиргә төшеп китә хәзер. Куркам...»
– Рәмзия...
– Сәлам, Илһам...
– Авылга кайтасыңмы, Рәмзия?
– Юк, үзебезгә кайтам. Монда гына торабыз без.
– Нишләп борылмыйсың? Кара инде миңа?
Ул Илһамга борылып карады: ялтырап тора торган өр-яңа машина, затлы кием кигән Илһам… Танырлык та түгел үзен! «Жигули»енда чапкан авыл егете түгел инде бу. Себер баеткан… Рәмзия машинага кереп утырды. Уйларында бик күп тиргәү, ачулану, үпкә сүзләре булса да, түзде. Тизрәк кайтып, баласын карыйсы бар. Тамагы ачкандыр сабыйның.
– Авырмыйсыңдыр бит, Рәмзия?
– Юк, авырмыйм.
– Рәвешеңә карагач, шулайрак кебек.
– Бала тудыру йортыннан мин. Бәби таптым.
Илһамның кисәк тавышы үзгәрде:
– Соң, ник без, алайса, әкрен кайтабыз? Әйт адресыңны!
Машинада тынлык урнашты. Сөйләшәсе сүзләр шундый күп иде! Ләкин бу тынлык аша алар аңлаштылар кебек. Тагын күрешергә сүз куештылар. Илһамның Себер тормышын сөйлисе, Рәмзиянең гаилә хәлләре белән бүлешәсе бар иде...
Бәби белән котлап, Илһам Рәмзияләрнең өенә үк килде. Иренең эштә чагы туры килде. Алар барысын да тәмләп сөйләштеләр.
– Рәмзия, син мине «кабәхәт» дисеңдер инде. Ә син шулай диген! Ни генә дисәң дә, син хаклы булачаксың. Чөнки мин сине алдадым. Синең белән үткәргән вакытларым бер генә көн дә исемнән чыкмады. Ләкин, беләсеңме, миндә чир таптылар. Аны дәваларга акча бик күп кирәк булып чыкты. Шуңа мине абыем үзенә чакырды. Аның эше дә әйбәт, акчасы да. Мин синең яныңа кайтырга омтылдым! Чыгып качасы килгән чакларым да булды. Әмма сиңа сәламәт булмаган ир кирәкми – анысын да аңлый идем. Мин бер тапкыр кайткан идем. Сине үзем белән алып китәрмен, дип планнар кордым. Ләкин бик вакытсыз кайткан булып чыктым – сезнең туй көнегез иде. Язылышканда, мин сине качып кына күзәттем: яхшы, хәлле егеткә чыкканыңа куандым. Ул сине һичшиксез бәхетле итәсенә өметләндем. Шуннан соң инде кайтып торуның кирәген тапмадым.
– Илһам...
– Син мине ничек телисең – шулай атый аласың. Әмма хәзер инде вакыт аз. Миңа күп калмады.
– Китәргә кирәк?
– Яшәп калырга...
Рәмзия, сулкылдап елап, аның кочагына атылды.
– Ничек инде яшәргә, Илһам?! Син бит әле яши генә башлаган идең! Мин бүген үк аерылам! Менә кайтсын да, аерылышабыз. Ишетәсеңме? – Ул аның битләреннән, ирененнән үпте. – Илһам, ярат мине! Беренче тапкыр ярат! Бөтен җиремнән үп, назла, тик җибәрмә генә!
– Ирең кайтса?
– Анысы барыбер.
Алар йокы бүлмәсенә кереп китте. Бу көнне ире дә ярый соңлады. Рәмзия беренче тапкыр ярату хисен тоярга өлгерде. Бар икән бит ул мәхәббәт! Аның бу хисне тоюдан туктыйсы килмәде. Шул көннән алар сөяркәләр булып йөри башлады. Яңа елны да бергә каршыладылар. Гаязны әнисенә калдырып, «дус кызларына» чыгып киткән җиреннән Рәмзия кайтмады – аның белән калды. Ире дә аны-моны сизенмәде, кызыксынып тормады. Ә Илһам бик әзерләнгән иде. Районда бүлмә сатып алган икән, Рәмзияне шунда чакырды. «Теләсәң, бу бүлмә синеке булыр», – диде. «Синнән башка миннән берни дә кирәкми» – дип, Рәмзия аны үпте. Алар төне буе бертуктаусыз яратышып, сөйләшеп яттылар. Әйтерсең лә икесеннән башка дөньяда бүтән беркем дә юк. Һәм булмас та... Рәмзия гомере буе Илһамын яратыр, ә Илһам – Рәмзияне. Һәм бу мәхәббәткә беркем дә киртә була алмас...
***
Илһам үлгән көнне котырып буран чыкты. Дөнья түгел, күңел тынгысыз иде. Ул буран әле берничә көн дәвам итте. Рәмзия, шул әче буранга уралып, зиратта басып тора. Менә тиздән аны кар каплап китәр кебек. Ул кузгалмый. Илһамы белән сөйләшә. Әйтелмәгән сүз калган икән. Эченнән генә шуны сөйли:
– Илһам, борылып кара әле миңа? Теге юлы кебек. «Утыр, әйдә, алып кайтам», – диген. Син бит мине мондый ачы бураннарда бер тапкыр да җәяү йөртмәдең. Син мине салкыннардан сакладың. Ә үзең шундый салкын буранда калдырып киттең. Болай ярый идеме инде, Илһам? Ничек яшим мин синсез? Мин бит япа-ялгыз. Ирем дә бар, балам да бар. Тик мин ялгыз. Яратылмый калган җансыз мин! Уйламаганда гына кабат кайтып керерсең кебек. Мин сиңа борылып карармын да, беркайчан да югалтмаслык итеп яратырмын. Ярата алмый калдым бит мин сине!...