news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Борыл, дим, тизрәк!» Математика укытучысы дәрестә балаларны каеш белән кыйнаган

news_top
«Борыл, дим, тизрәк!» Математика укытучысы дәрестә балаларны каеш белән кыйнаган
"Татар-информ" архивы

Краснодар краеның Усть-Лабинск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә математика укытучысы тыңлаусыз балаларны каеш белән кыйнаган. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралган. РЕН ТВ шул хакта яза.

Кадрларда ир-ат укытучының малайларны берәм-берәм такта каршына чыгаруы һәм арт ягына каеш белән сугуы күренә. Балалар авыртудан кычкыра, авыртуын әйтәләр, укытучыдан туктауны үтенәләр, ләкин укытучы дәвам итә һәм тыңлаусызларга күбрәк сугу белән яный.

«Борыл, дим, тизрәк. Тагын ике. Бәхәсләшсәң, ун булыр. Ярар, җиңелрәк итәрмен», – дип укытучы.

«Кубань-информ» белешмәсе буенча, вакыйга 18 гыйнварда була. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары тәнәфес вакытында бер сыйныфта балаларның урындыклар белән ыргытышуын күрә. Басма белешмәсе буенча, укытучы кисәтү ясагач, балалар «кыйнарга тәкъдим итә һәм укытучының кулына каеш бирәләр», имеш.

Район буенча мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, укытучыны эштән җибәргәннәр. Вакыйга булган мәктәп директорын һәм зыян күрүче балаларның ата-аналарын полициягә чакырганнар. Малайларның ата-аналары укытучыга карата гариза язудан баш тарткан.

Краснодар крае прокуратурасы тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар