Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борыч үрентесен ныгыта торган гади эремә рецепты

news_top_970_100
Борыч үрентесен ныгыта торган гади эремә рецепты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Борыч үрентесен (рассада) ныгыту һәм яхшырак үстерү өчен гади, әмма нәтиҗәле ысул бар. Моның өчен нибары 3 ингредиенттан торган эремә ясарга кирәк. Бу хакта PRO Город порталы яза.

Беренчесе – шикәр, ул үсемлек өчен энергия чыганагы, аның үсешенә һәм фотосинтез процессын яхшыртуга йогынты ясый.

Икенче компонент – триходермин, антагонист-гөмбә, туфракны гумуска баета һәм структурасын яхшырта.

Өченче ингредиент – гәрәбә кислотасы (янтарная кислота) – үсемлекнең тамыр системасы үсешен яхшырта.

Ашлама әзерләү өчен 1 литр суга ярты чәй кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы триходермин һәм ярты таблетка гәрәбә кислотасы салып болгатырга кирәк. Бу эремәне һәр үсенте төбенә берәр чәй кашыгы сибеп чыгарга. Бу ысул үрентеләрне 3 көн эчендә ныгыта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100