news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Борщка башта нәрсә салырга - кәбестәнеме, әллә бәрәңгенеме?

news_top
Борщка башта нәрсә салырга - кәбестәнеме, әллә бәрәңгенеме?
Гөлүзә Василова

Борщ пешергәндә барлык әйберләрне дөрес салырга кирәк. Юкса бәрәңгенең изелеп пешеп бетүе, кәбестәнең пешем җитмәве бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Әгәр бәрәңге иске, ә кәбестә яңа булса, башта шулпага бәрәңгене салырга кирәк. Бу очракта бәрәңге дә пешеп җитәр, ә кәбестә изелеп бетмәс.

Кәбестә иске, бәрәңге яңа булса, башта кәбестәне салып пешерергә кирәк.

Кайсыбер рецептларда башта бәрәңгене яртылаш пешерергә, аннары гына кәбестә салырга кушылган. Бу классик рецепт.

Борщка тозлы яки әчетелгән кәбестә салган очракта, башта бәрәңгене салырга кирәк. Чөнки кислота пешерү процессын акрынайта, бәрәңге пешеп җиткәнче, кәбестә изелеп бетәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар