Россиянең беренче президенты Борис Ельцинның хатыны Наинаның хәле кисәк авырайган. 91 яшьлек Наина Ельцинаны госпитализацияләгәннәр, дип яза «Mash».
Хәзерге вакытта ул хастаханәдә.
Наина Иосифовна Ельцина – кыз чагында Анастасия Иосифовна Гирина – 1932 елда Оренбург өлкәсе Шарлык районы Титовка авылында туган. Туганда аны Анастасия дип язалар, әмма гомере буе Наина дип йөртәләр. 25 яшендә исемен рәсми рәвештә Наина дип үзгәртә.
Урал политехник институтының төзелеш факультетында укый, шунда ук укыган Борис Ельцин белән таныша, укып бетергәч, өйләнешәләр, аларның никах теркәве Югары Исетьтагы колхозчы йортында уза. 1985 елга кадәр Свердловск өлкәсендә чистарту корылмаларын проектлаучы буларак эшли. 1985 елдан Мәскәүдә яши. 1991-1999 елларда – «Беренче леди».
Борис Ельцин 2007 елның апрелендә үлде.
Кызлары – Елена Окулова, Татьяна Юмашева. 6 оныгы, 2 оныгының баласы бар.