news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бөредә зур янгын: фермерның 8 бозавы, 80 сарыгы, 50 тавыгы тереләй янган

news_top
Бөредә зур янгын: фермерның 8 бозавы, 80 сарыгы, 50 тавыгы тереләй янган
Фото: Башкортстан буенча МЧС

19 апрельдә Башкортстанның Бөре районы Вязовка авылында фермерның абзары янган. 80 сарык, 8 бозау, 50 тавык яна, 20 сарыкны хуҗа – 54 яшьлек фермер коткара алган. Аның үзенең кулы пешкән. Бу хакта Башкортстан буенча МЧС хәбәр итә.

1,2 мең квадрат метрлы мәйданда бер түбә астындагы гараж, мунча, сарай янган. Янгын зарядкага куелган автомобиль аккумуляторыннан чыккандыр, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар