Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Борчып йөрмә, бар әйдә!» Төнлә тулгаклый башлаган хатынга баласын таптырмаганнар

news_top_970_100
«Борчып йөрмә, бар әйдә!» Төнлә тулгаклый башлаган хатынга баласын таптырмаганнар
https://pixabay.com/

Сахалиндагы Холмск шәһәрендә дөньяга килгәннән соң дүрт сәгать узгач, нарасый кыз бала вафат булган. Анасы сүзләренчә, сабыйны табиблар харап иткән, алар баланы төнлә таптырмаган, иртән смена алмашканны көттергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

12 июльдә 41 атнасын йөкле булган хатын тиз арада бала табарга тиеш була. Кичке дүртләр тирәсендә ул хастаханәгә килә, табиблардан кесарев кисеме ясауны сорый. Ул беренче баласын да бик авыр тапкан, шуңа күрә икенче сабыен тапканда шул авыртуны кичерүдән курка.

Табиблар хатынны карый һәм баланы үзенә табарга кирәк дип саный. Аларның шундый карарга да хокукы бар, әлбәттә. Өч сәгать узгач хатынның сулары китә. Аңа бала тудыру залына барып, сабыйны табарга кирәк була. Ләкин табиблар алай эшләми.

«Мин медицина хезмәткәрләренә бардым, ләкин алар су китмәгән, тагын бераз көтәргә кирәк, диде. Минем тулгагым башланды. Ул чакта азрак иде, ләкин интерваллар тигез булды. Миңа тагын палатага китәргә һәм шунда көтәргә куштылар. Авырту арта барды. 19.00-24.00 сәг арасында мин тагын акушерка янына бардым, тикшереп карарга сорадым, нидер эшләргә кирәк түгелме икән дип белештем», – ди баласын югалткан әни кеше.

Төнлә хатын тагын акушер янына бара, акушер исә бу вакытта бер кем дә бала таптырырга җыенмавын аңлата. «Мин табиб чакырырга, кесарев кисеме ясарга сорадым. «Ой, ник ыңгырашып йөрисең инде. Торма монда, палатаңа бар. Смена ясап йөрисең безгә», кебек сүзләр әйттеләр. Кимсетүгә кадәр барып җитте. Ул мине психик авыру дип аңлатмакчы булды», – ди баласын югалткан хатын.

Бу җәфалану иртәнге бишкә кадәр була. Аннары бала туа башлый, шул чакта гына табиблар нидер эшли тотына. Тагын 4,5 сәг узгач сабыйның йөрәк тибеше сүнә башлый. Хатын тагын кесарев кисеме сорый, тик аңа сменалар алмашасы барын әйтәләр, операцияне яңа табиб килгәч ясарга булалар.

«Минем балам азапланып үлә, үземнең хәлем бетә, ә миңа көтәргә кушалар. Аннары табиб операциягә әзерләнергә куша», – ди хатын.Ләкин бала берничә минуттан үзе туа инде. Ул зәңгәрләнеп килгән, гипоксия көчле була. Аны ИВЛга тоташтыралар. Дүрт сәгать узгач, бала үлә. Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү оештырган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100