news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Борчылганда нәрсә ашарга?

news_top

Диетолог-консультант Алексей Кабанов шомланган, борчылганда вакытта нәрсә ашарга икәнен әйткән. Бу турыда РИА Новости яза.

«Шомлану, хафалану, борчылу хисләре булу еш кына организмда магний җитмәүдән барлыкка килә. Аны безнең нерв системасы актив куллана. Магний микъдарын саклап тору өчен, рационга бөтен бөртекле ипи, кабак орлыклары, эре тарттырылган бодай, арыш, арпа оныннан пешерелгән ипи кертергә кирәк», – ди Кабанов.

Аның сүзләренчә, авокадо да магний чыганагы булып тора. Анда магний гына түгел, калий, туендырылмаган майлар да бар. Мондый кушылма йөрәккә һәм йөрәк-кан тамырлары системасына тулысынча уникаль ярдәм бирә.

Тофу сырында үсемлек аксымы һәм магний күп, бу матдәләрнең кушылмасы күп микроэлементларга сыйфатлы итеп үзләштерелергә мөмкинлек бирә.

Кара шоколад та өстәмә магний чыганагы була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар