«Хозур дин турында» телеграм-каналында борчу килгәндә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кылган дога турында язалар.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтүенчә, кайгы-хәсрәт яисә борчу биләп алганда, кешегә ошбу доганы кылу хәерле булыр:
«Аллаһүммә инни габдүк, үәбнү габдик, үәбнү әмәтик, нәсыяти биядик, мәдыйн фийә хүкмүк, гадлүн фийә када‘үк, әс‘әлүкә бикүллисмин һүә ләк, сәммәйтә биһи нәфсәк, әү әнзәлтәһү фи китәбик, әү галләмтәһү әхәдән мин халкыйкь, әүистә‘ҫәртә биһи фи гыйлмил-гайби гыйндәк, ән тәҗгаләл-Куръәнә рабигә калби үә нүра садри үә җәлә‘ә хүзни үә ҙәһәбә һәмми», − дип әйтсә,
Аллаһы Тәгалә һичшиксез аны сагышыннан коткарыр һәм кайгыруын сөенечкә алыштырыр.
«Әй, Аллаһ! Хакыйкатьтә, мин Синең колың, Синең колың булган ир-атның угълы һәм Синең колың булган хатын-кызның угълы. Мин тулысынча Синең кулыңда, Синең хөкемең минем өчен мәҗбүри тиешле, ә Синең миңа билгеләгән карарың гадел. Мин Синнән, Үзеңә Үзең исемләгән яки Китабыңда иңдергән яки мәхлукларыңның берсенә белгерткән яки Үзеңдә яшереп калдырган һәрбер исемең белән сорыйм; Коръәнне минем калебемнең язы ит, күкрәгемнең нуры ит, кайгымның бетү сәбәбе ит һәм тынычсызлыгымның китүе ит!»