«Борчылма» дип әйтмәскә: абитуриентларның ата-аналарына психологтан гамәли киңәшләр
Ата-аналарга баласы югары уку йортына кергәндә аны ничек тынычландырырга, үзеңнең психологик сәламәтлегеңне ни рәвешле саклап калырга? Әлеге язма шул хакта.
Чыгарылыш имтиханнары һәм уку йортына керү — кеше тормышында аның киләчәген билгели торган мөһим этапларның берсе. Бу чорда өлкән сыйныф укучылары үзләрен «олы кеше» дип хис итсәләр дә, ата-аналары тарафыннан күрсәтелгән ярдәмгә бик тә мохтаҗ.
Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казандагы филиалы педагог-психологы Ольга Зудерман туры эфир вакытында имтихан тапшырудан алып уку йортына кергәнчегә кадәр дәвам иткән озын юлны үтүдә, дулкынлану һәм курку хисләрен җиңүдә, бала белән элемтәне югалтмауда, шулай ук үзеңнең психологик сәламәтлегеңне саклап калуда өлкәннәрнең үз балаларына ничек ярдәм итә алуы хакында сөйләде.
Уку йортына кергән вакытта кичергән стрессның аерылып торган билгесе — аның озакка сузылуы. Өлкән сыйныф укучылары имтиханнарга кадәр үк аның нәтиҗәләре өчен борчыла башлый һәм уку йортына кабул ителү турындагы документ кулларына кергәнче тынычлана алмый. Бу вакытта гаиләнең башка әгъзалары да аның белән бергә борчыла, шул чагында барысының да бер-берсенә терәк булуы мөһим.
«Әгәр бөтен гаилә берләшә икән, бу бик тә яхшы. Кемдәдер инде эчке ресурс беткән, кемдәдер ул бар әле. Кәефнең һәм йокы режимының үзгәрүе дә, ашыйсы килү тойгысының артуы яки кимүе дә — бу чорда боларның барысы да күзәтелергә мөмкин. Әмма аның ни дәрәҗәдә көчле чагылыш табуына игътибар итәргә, әгәр ул билгеле бер чиктән узып китә икән, балага ярдәм кулы сузарга кирәк», — дип искәртте спикер.
Әгәр бала үз эченә бикләнә яки әйләнә-тирәдә барган процесслар аны кызыксындырмый икән, бу аның бик нык борчылуы хакында сөйли. Йокы режимының бозылуы, ашаудан баш тарту, хәтер югалып тору, кинәт барлыкка килгән дошманлык хисе, агрессивлык һәм ачу кабару да психологик ярдәмгә ихтыяҗ хакында сөйли.
Икенче яктан, мондый стрессның срок рәвешендәге бер билгесе дә бар. Бала укырга керү-кермәү турындагы мәсьәләнең кайсы вакытта хәл ителәчәген белә, әмма аның ничек хәл ителәчәге билгеле түгел. Шул ук вакытта, имтиханнар һәм документлар тапшырудан тыш, бала тормышында башка күп кенә вакыйгалар булуы турында да онытырга ярамый, алар да хәвефләнү һәм борчылуга сәбәпче булырга мөмкин.
Психолог стрессның өч төп билгесен (кискен, хроник һәм контрольдә тотып булмый торган) аерып күрсәтте.
Спикер билгеләп үткәнчә, кискен стресска әзерләнергә — үзеңне «чыныктырырга» кирәк. Ата-аналар балага мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә: аның нинди хис кичерүен (куркумы әллә дулкынлану, хәвеф тойгысымы) сорарга тиеш — хис-кичерешләре хакында сөйләгәндә, кеше аларны контрольгә ала башлый.
Хроник стресс факторларына йокы циклының бозылуын, шау-шуны, көчле эсселекне кертергә мөмкин. Кеше һәрвакытта да аларны җиңә алмый, әмма бу йогынтыны киметергә тырышып була. Әйтик, әгәр дә бала озак вакыт йокыга китә алмый икән, аңа йокларга ятар алдыннан телефонда утырмаска кирәк, чөнки якты экранга 15 минут кына карау да кеше организмында мелатонин бүленеп чыгуын киметә.
Контрольдә тотып булмый торган стресс белән эшләр катлаулырак. Биредә көндәлек ритуаллар, ягъни билгеле бер практик гамәлләр ярдәм итәргә мөмкин. Алар контроль тойгысын тудырачак, эчке киеренкелекне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.
«Ата-аналар 80 процентка эмоциональ ышаныч киңлеген булдырудан гыйбарәт. Балагызның кискен халәтенә игътибар итәргә, беркайчан да аңа кул селтәмәскә һәм „борчылма“ дип әйтмәскә кирәк», — диде Зудерман.
Әти-әниләргә имтиханнар тапшыру һәм укырга керүдә үз тәҗрибәсе белән уртаклашу хәерле. Шул ук вакытта, бала әлеге вәзгыятькә әти-әниләре белән бертөрле реакция белдерер дип көтәргә ярамый. Мондый шартларда барысы да индивидуаль төстә хәл ителә: кемдер актив рәвештә альтернатив мөмкинлекләр эзли, кемнәрдер сабырлык белән нәтиҗәләрне көтә. Бу һәр кешенең нерв системасындагы үзенчәлекләр белән бәйле.
Әгәр барысы да план буенча бармаса, аның һәрвакытта да альтернатив юллары булуын бала аңларга тиеш. Өлкәннәрнең уку бәясен тулысынча үз өсләренә алырга әзер икәнлекләрен балага аңлатуы зарур, чөнки балалар әти-әниләренә бу максатка шактый зур акчалар сарыф итәргә туры килер дип борчыла — әлеге җаваплылык хисе аларның борчылуын тагын көчәйтә.
Һәм иң мөһиме — бала үзен яратуларын һәм ярдәм итүләрен белергә тиеш. Өлкәннәргә үз эмоцияләре белән идарә итүе җиңелрәк, әгәр балада хис-кичерешләр бик ачык чагылыш таба икән, аңа шелтә белдермәвең хәерле.
Булачак һөнәр сайлау — бик тә мөһим мәсьәлә, бу җәһәттән ата-аналарга үз баласына ярдәм кулы сузарга кирәк.
«Кешенең үз һөнәри үсешендә нинди максат куюын аңлау мөһим. Ул карьера булдырырга яки популярлык яуларга телиме? Бәлки ул матди ресурска йөз тотадыр, йә булмаса аңа ирек, бәйсезлек һәм иҗади яктан үзен ачу әһәмиятледер», — дип искәртте Зудерман.
Аның сүзләренчә, ата-аналар балага тормышта аның төп кыйммәтләрен билгеләүдә һәм шуның нигезендә булачак һөнәр сайлауда ярдәм итәргә тиеш.
Бүгенге көндә икенче яки өстәмә белем алу тенденциясе күзәтелә. Кешеләр еш кына шактый зиһен туплагач укырга керә, чөнки башта һәркемнең дә кирәкле белгечлек үзләштерергә мөмкинлеге булмый. Бакалавриат һәм магистратура системасының барлыкка килүе дә шуның белән бәйле: әгәр кеше бакалаврга укыгач бу аныкы түгел икәнлеген аңласа, аның магистратурада башка белгечлек үзләштерү мөмкинлеге бар.
Бу чорда өлкән сыйныф укучыларының үзаңы үсә, шуңа күрә балага үз фикерен белдерү хокукын бирергә һәм аның да ялгышырга хакы барлыгын искәртергә кирәк. Бу аңа бик тә мөһим күнекмә булдырырга мөмкинлек бирәчәк, әлеге күнекмә киләчәктә көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска ярдәм итәр.