news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Борчылганнан чәч агармы?

Галимнәр ачыклаганча, ак чәчләр стресстан соң барлыкка килә.

news_top
Борчылганнан чәч агармы?
https://pixabay.com/

Гарвард университеты галимнәре стресс һәм чәч агару арасында бәйлелекне тикшергән. Бу турыда Австриянең Der Standard басмасына сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

Кешенең чәч төсе меланин дигән пигментка бәйле. Бу матдәне меланоцитлар — чәч бөртегенең төбен һәм фолликуланың аскы өлеше күзәнәкләре бүлеп чыгара. Кешенең яше барган саен, әлеге матдә күләме кими, чәч төсен югалта.

Гарвард галимнәре үткәргән экспериментта кара тычканнарга авырту китереп, стресс барлыкка китерәләр. Вакыт узу белән тычканнарның йоны агара башлый.

Галимнәр ачыклаганча, ак чәчләр стресстан соң барлыкка килә. Бу вакытта бөер өсте бизләре норадреналин дигән матдә бүлеп чыгара. Әлеге матдә исә күзәнәк пигментына тәэсир итә һәм чәч төсе үзгәрә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар