Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борчылган ИлСафны язылучылары тынычландырган

Җырчы ИлСафның йөз-кыяфәтен виртуаль дуслары мактаган.

news_top_970_100
Борчылган ИлСафны язылучылары тынычландырган
"Татар-информ" архивы

Җырчы ИлСаф үзенең инстаграм сәхифәсендә фото урнаштырып «Карап, карап торам да, яшь бара бит, егетләр», — дип язып куйган. Җырчыны инстадуслары тынычландыра башлаган.

«Бик әйбәт күренәсең әле, исәнлектә яшәргә язсын!», «Яшәгән саен яшәрә барган кебек әле син», «Сөбехан алла, сез әле егетләр кебек», — дигәннәр.

«Картайма әле, брат. Әйдә, кил залга, яшәртәм үзеңне», — ди Әсхәт Дөбер-Шатр.

«Гәүдәгез 18дә, йөзегез күп дигәндә 35тә. Күренеп тора: сез гел эштә һәм хәрәкәттә, май җыеп ятмыйсыз. Алга таба да шулай барыгыз», — дип мактап та алганнар.

Шунда ук җырчыга яшьлек үткәнгә борчылмаска да киңәш иткәннәр: «Сәламәтлек булсын! Яшь бара инде ул, абый», «Шатлан», «Исәнлек-саулык, шатлык белән барсын», — дип теләп калган җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100