Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борчак йомшарып пешеп бетсен өчен нишләргә?

Борчак йомшарып пешеп бетсен өчен, хуҗабикәләр гадәттә сода өстиләр, яки суда җебетеп торалар.

news_top_970_100
Борчак йомшарып пешеп бетсен өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Борчак йомшак булып пешсен өчен, хуҗабикәләр суга аш содасы өстиләр яки алдан бераз җебетеп торалар. Кайнап торган суга бераз сода салсаң, борчак 20 минутта пешеп бетә. Ләкин содасыз да, җебетмичә дә пешерү ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Борчакны юыгыз, начарларын алып ташлагыз, салкын сулы кәстрүлгә салыгыз. Су кайнап чыксын, аннары 7 минут пешерегез. Шуннан соң кайнап торган борчак өстенә 1 стакан салкын су салыгыз, тагын 7 минут пешерегез. 

Борчак ашы булса, шуннан соң бәрәңге һәм башка яшелчәләрне ашка салырга була.

Борчак боткасы яки пюре булса, салкын су салганнан соң 20 минут пешерергә кирәк. Аннары борчакны блендер белән изеп, пюре ясарга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100