Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борчакны кайчан һәм ничек чәчәргә?

news_top_970_100

Борчак утыртырга теләүчеләргә киңәшләр «Российская газета» да чыкты.

Әгәр туфрак коры икән, кичтән борчакны салкын суга салып калдырырга кирәк. Ул кабарачак, икенче көнне аны чәчәргә мөмкин булачак. Болай чәчкән очракта, ул тизрәк үсәчәк. Әгәр дә туфрак дымлы икән, коры орлыкларны да чәчәргә ярый.

Борчак чәчүнең 2 популяр схемасы бар:

  • Рәт ысулы – борчак чәчелгән рәтләр арасы бертигез булырга тиеш.
  • Тасма ысулы – бер тасмада берничә рәт була, ә тасмалар арасындагы ара рәтләр арасындагыга караганда зуррак була. Борчак өчен 3 рәтле тасмалар кулланалар. Бу – чүп үләннәренә каршы көрәшергә һәм туфракта дымны сакларга ярдәм итә. Тасмалар арасына терәкләр кадап чыгарга мөмкин, борчак шуңа үрмәләп үсәчәк.

Борчакларны буразналарга араларын 5-6 см калдырып чәчәргә кирәк. Тирәнлеге 3-5 см тирәсе булырга тиеш. Әгәр дә саерак утыртылса, аларны кошлар чүпләп бетерергә мөмкин. Рәтләр арасы 15-20 см булырга тиеш.

Озын булып, 80 сантиметрга кадәр үсүче сортларны сайласагыз, монда утырту ысулы да башкачарак була. Борчаклар арасындагы ара 4-5 см, 3 рәтле тасмалар арасындагы ара 35-40 см булырга тиеш.

Борчак чәчү вакыты исә төбәктәге һава торышына бәйле. Монда төп таләп: туфрак кипкән булырга һәм 5 см тирәнлектә 4 градуска кадәр җылынган булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100