Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Борчакка бастырган». Бергә яши торган хатынының баласын җәзалаган ирне хөкем иттеләр

news_top_970_100
«Борчакка бастырган». Бергә яши торган хатынының баласын җәзалаган ирне хөкем иттеләр
Михаил Захаров/архив

Иркутск шәһәрендә суд 32 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Биредә яшәүче бу ир-ат балигъ булмаган баланы җәзалауда гаепле дип табылган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әлеге хәл 2022 елның июнендә була. Бергә яши торган хатыны чыгып киткәч, ир-ат хатынның 4 яшьлек кызына, юк-бар гаеп табып, бәйләнә. Ул сабыйны кыйный, киптерелгән борчакта бастырып тота.

Кыз бала өй янында урнашкан азык-төлек кибетенә барып ярдәм сорый. Аның тәнендә кыйналган эзләрне кибетче хатын видеога төшереп ала, аннары интернетка куя. Әлеге хәлне прокуратура, полиция һәм Тикшерү комитеты, опека органнары тикшерә башлый.

«Ир-ат гаебен танымады. Моңа кадәр ул берничә тапкыр хөкем ителгән. Аны көч кулланып җинаять кылган өчен дә җәзага тартканнар. Хәзер суд бу кешене 5 елга ирегеннән мәхрүм итте», – дип сөйләгәннәр Иркутск өлкәсе прокуратурасында.

Кыз баланы гаиләдән алганнар. Хәзер ул социаль учреждениедә. Опека органнары мөрәҗәгате буенча, баланың әнисен ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100