news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Борай бәлеше

Борай бәлеше бик файдалы һәм туклыклы ризык. Бигрәк тә каз яки үрдәк ите белән тәмле булачак.

news_top
Борай бәлеше
Камыр өчен: 250 грамм кибет каймагы, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы майонез, 2 зур суган, тоз, чама белән он.

Борай бәлеше камырын һәркем үз рецепты буенча ясый ала.
 
Зур табага эчлек өчен: 900 грамм борай ярмасы (полба), 300 грамм каз яки үрдәк ите, 200-300 грамм сыер ите, 200 грамм атланмай, суган, тоз, борыч.
Суганны ваклап турарга һәм атланмайның яртысында кыздырырга. Ярманы бүрттерергә, салкын су белән юдыртырга. Итләрне шакмаклап турарга. Барысын бергә болгатырга, калган майны эретеп салырга, тоз һәм борыч кушарга.
Гадәттәгечә бәлеш ясарга. Мичтә 1,30 сәгать пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар