Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борай булгурыннан әчкелтем пылау рецепты

news_top_970_100
Борай булгурыннан әчкелтем пылау рецепты
Фото: Freepik.com

Булгур бодайдан яки борайдан ясала: бодайны яки борайны башта суда пешерәләр, аннары киптерәләр һәм шуннан соң гына кабыгыннан чистарталар. Ризык әзерләгәндә ярма бөртеген ваклап та, бөтен килеш тә файдаланалар.

Булгур – ул күбесенчә Якын Көнчыгышта, Россиянең көньягында, Кавказ төбәкләрендә, Балкан илләрендә кулланыла торган ярма. Табыннарны дөге яулап алганчы, төп ризыкларның берсе булган. Аны бүген бигрәк тә Төркиядә яратып ашыйлар. Мәсәлән, Төркиянең борынгы Кастамону шәһәрендә борай булгурыннан әчкелтем пылау пешерәләр. Пылауга әчкелтем әйрән, мондагы хуҗабикәләр генә алма һәм айваны кайнатып ясый торган әчкелтем сок та кушалар.

Пылау пешерү өчен кирәк: 1 кәсә борай булгуры (яки бодайдан ясалган булгур), 2 кәсә әче йогурт (яки катык, әйрән), 2 баш суган, 1 аш кашыгы томат пастасы, 1 чынаяк зәйтүн мае, 2 аш кашыгы ак май, тәмләткечләрдән – тоз, кара һәм кызыл борыч, виноград яфрагы, петрушка, укроп, кычыткан, бөтнек үләне һ.б.

Борайдан ясалган булгур ярмасын кайнар суга салып, кимендә 1 сәгать бүрттерергә. Башта майда суганны кыздырырга, томат пастасы, тәмләткеләр кушарга. Булгур ярмасын һәм су салып (ит шулпасы да ярый) пешерергә. Суы кими башласа, өстәп торырга. Ярма пешеп җитәрәк 15 минут кала, пылауга әче әйрән салырга. Әчкелтемрәк булсын өчен, лимон да өстәргә ярый. Бу пылау сыек, бераз шулпалы була. Өстенә ак май эретеп салып ашыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100