Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бомба, диләр»: Данир Сабировның Бөгелмәдәге концерты алдыннан көтелмәгән хәл булган

news_top_970_100
«Бомба, диләр»: Данир Сабировның Бөгелмәдәге концерты алдыннан көтелмәгән хәл булган
Фото социаль челтәрдән алынды

Данир Сабировның бүген Бөгелмәдә буласы концерты алдыннан күңелсез хәл килеп чыккан.

«Бөгелмәдә без бүген. Концерт булырга тиеш иде, әмма, мәдәният йортында – бомба, диләр», – дип яза ул. Мәдәният йортына кинологлар килгән. Концертка дип килгән халык та мәдәният йорты янына җыелган.

Халык та, җырчы үзе дә төшенкелеккә бирелмәгән. Тамашачы урамда ук җырлап тора. «Менә шунда гына булсын концерт», – дип елмаялар, артист белән фотога төшәләр. «Рәтләнер инде. Минем белән мондый хәл булганы бар», – ди артист.

Бинаны тикшергәннән соң, халыкка «керегез» диләр. «Менә бит, Аллаһка шөкер», – ди җырчы. Концерт булгандыр, дип ышанасы килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100