«Шикле әйбер бар» дигән хәбәр аркасында Иркәнең концерты өзелде
Антрактсыз булырга тиешле концерт вакытында тамашачыларны холлга чыгардылар.
Иркә бүген УНИКСта концерт куя. Ул антрактларсыз булырга тиеш иде. Бу өстәмә концерт. Әмма алып баручылар концертны туктатып, кешеләргә залдан чыгарга кушты.
Концерт залына янгын сүндерүчеләр, эт җитәкләгән махсус хезмәт хезмәткәрләре, полиция килде.
Соңыннан билгеле булганча, шикле тартма булу сәбәпле, шалтырату булган.
Әмма, бәхеткә, шикләнү урынсыз булып чыкты. «Ялган шалтырату булган. Барысын да тикшерделәр, бернинди куркыныч әйбер дә юк», — дип хәбәр итте исемен әйтмәскә кушкан хезмәткәр «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Тамашачылар кире залга керде, концерт дәвам итте. «Курыкмадыгызмы? Бар да яхшымы?» — дип сорады Иркә тамашачылардан.
Залдан: «Молодец», — дип кычкырдылар.
Иркә бу концертында үзен башка җырчыларны кимсетүдә гаепләүчеләргә җавап бирәчәген әйткән иде. Әмма җырчының җавабы конкрет түгел һәм ул гомуми сүзләр әйтү белән генә чикләнде.