Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы табибларга илкүләм МАХ мессенджерын кулланып, больничныйларны дистанцион рәвештә ябарга рөхсәт итте. Бу хакта РБК министрлыкның Үзәк сәламәтлек саклауны оештыру һәм информатизация институты директоры Ольга Кобякова сүзләренә һәм ведомство документларына сылтама белән хәбәр итә.
МАХ ярдәмендә табиблар пациентның сәламәтлеген бәяләү өчен онлайн-консультацияләр үткәрә алачак. Әгәр пациент инде терелгән булса, больничный дистанцион рәвештә ябылырга мөмкин. Пациентка шәхсән кабул итүгә килергәме-юкмы икәнен табиб үзе хәл итә.
Мондый технологияләр башка очракларда да файдалы булырга мөмкин: гаиләдә авыру кешене караганда, шулай ук карантин вакытында яки йогышлы авырулар таралу куркынычы булганда, диелә хәбәрдә.