news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Больничныйда» вакытта 16 мең адым йөргән хезмәткәрне эштән куганнар

news_top

Кытайдагы Цзянсу провинциясендә яшәүче ир-атның аягы авыртып «больничныйда» яткан вакытта 16 мең адым йөргәнен белгәч, эшеннән куганнар. Бу хакта South China Morning Post басмасына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

Цзянсу провинциясендә яшәүче Чэнь фамилияле ир-ат, аркасы авыртып, ә соңыннан уң як табаны авыртып, «больничный» алган. Ул диагнозын раслый торган медицина документларын тапшыра, ә соңыннан «больничный»ны тагын берничә көнгә озайта.

Әмма җитәкчесе аны авырган булып кыланган өчен эшеннән куган. Компания судта Чэньнең «больничный» көнендә офиска таба йөгергәне төшерелгән видео, шулай ук көненә 16 мең адым атлаганын теркәгән кушымта мәгълүматларын тәкъдим иткән.

Чэнь шикаять биргән, бөтен медицина белешмәләрен бирүен, ә адым саный торган кушымтаның дәлил була алмавын әйткән.

Суд аны эштән кууны законлы түгел дип тапкан һәм эш бирүчене 118 мең юань күләмендә компенсация түләргә мәҗбүр иткән.

Бу хәл Кытай социаль челтәрләрендә шау-шу тудырган. Интернет кулланучылар эш бирүчеләрнең хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматларын, шул исәптән адымнар турындагы мәгълүматларны да, тикшерергә хокукы юк, һәм хәтта авыру булганда да, кеше, хастаханәгә бару яки дарулар сатып алу өчен җәяү йөри ала, дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар