«Больничный» буенча максималь түләү күләме көненә 1,2 мең сумга үсәчәк, дип хәбәр итә РИА Новости Россия Социаль фондына сылтама белән.
«2026 елда – 6827,4 сумга кадәр. 2027 елда – 7860,27 сумга кадәр. 2028 елда – 8489,04 сумга кадәр», – диелә фонд хәбәрендә.
Түләүнең артуы иминият кертемнәрен исәпләү өчен максималь база күләменең үсүе белән бәйле.
Эшләүче россиялеләр авырган очракта, авыру туганын караганда, карантин вакытында, стационардан соң санаторийда дәваланганда яки протез куйдырганда «больничный» рәсмиләштерә ала.
Түләү күләме хезмәткәрнең алдагы ике елдагы кеременә һәм иминият стажына бәйле. 2022 елдан «больничный» кәгазьдә түгел, электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Түләү турындагы мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталында күзәтергә мөмкин.