Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Больничныен яптырырга дип килгән ир-ат хастаханә капка төбендә үлгән

Авыру ир-атка шәфкать туташы ярдәм итмәгән.

news_top_970_100
Больничныен яптырырга дип килгән ир-ат хастаханә капка төбендә үлгән

Тула шәһәрендә яшәүче ир-ат больничный кәгазен ябарга дип килгәч, хастаханә капка төбендә вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хастаханә хезмәткәре ярдәм сорап килгән кешегә ашыгыч ярдәм чакырырга киңәш иткән. Хәзер бу вакыйганы төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерә.

«Сукмакта ятучы ир-атны күреп алдым. Якын килгәч, аның хәле начар икәнен аңладым. Минем сорауларыма җавап бирмәде, бер тапкыр хырылдады, күзләре пыяла кебек иде», — дип сөйли 7 февральдә булган вакыйганы күргән шаһит хатын.

Ул Заокский Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә йөгерә. Ләкин 72 яшьлек шәфкать туташы аңа ашыгыч ярдәм чакырырга киңәш итә, яки авыруны стационарга алып килергә куша.

Кире барышлый шаһит хатын фельдшерлар чакыра, тик алар килгәндә ир-ат үлгән була. Соңрак ачыкланганча, ул ОРВИ буенча ачылган больничныен яптыру өчен хастаханәгә килгән.

Шәфкать туташының гамәлләрен тикшерәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100