Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Болливуд актрисасы Ләйсән Кәримова: «Һинд киносында түшәк күренешләре дә күрсәтәләр»

26 яшьлек Казан кызы Ләйсән Кәримова бөтен дөньяга танылган Болливуд кинокомпаниясендә инде өч ел эшли.

news_top_970_100
Болливуд актрисасы Ләйсән Кәримова: «Һинд киносында түшәк күренешләре дә күрсәтәләр»
www.instagram.com/iamleysankarim

Ләйсән Кәримова 18 яшендә Мисырга китә. Анда аниматор булып эшләп, кунакханә менеджеры дәрәҗәсенә җитә. Дүрт ел эшләгәч, ул «арыган һәм Азия буйлап сәяхәткә киткән». Шулай йөри торгач, Ләйсән Һиндстанга барып җитә һәм шунда эш табып, урнашып кала. Ул Һиндстанда дүрт ел яши, соңгы өч елын актриса булып эшли. Ул дус кызы белән бергә тора. Әти-әнисе Казанда яши.

Март башында Ләйсән Казанга кунакка кайткан иде. «Ул вакытта бар да тыныч иде. Барысы да 10-12 марттан соң башланды», — ди ул. Хәзер чикләр ябылу сәбәпле, Ләйсән Казанда әти-әнисе янында яши. 

«Карантин кагыйдәләрен үтәүне Һиндстанда ныграк тикшерәләр»

Бөтен планетаны коткыга салган коронавирус борчуыннан башлыйк әле. Кешелек карантинда, үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши. Һиндстан халкы карантинны ничек уздыра икән? Анда калган таныш-белешләрең ни ди?

Карантинда яшәү һәр илдә дә катлаулы инде. Беркемнең дә өйдә тик утырасы килми бит. Һиндстанда карантин катлаулырак һәм катгыйрак. Урамда бөтен җирдә патруль, полиция. Алар кемнең кая барганын тикшереп торалар, эшсез йөрүчеләргә штраф салалар, алып китүләре дә ихтимал. Аларда ныграк тикшерәләр. Россиядә ул кадәр үк түгел.

Карантинда өйдә утырмаучыларны таяклар белән кыйнаган кадрлар таралды. Бу хәлне үз күзе белән күрүчеләр бармы?

Таяклар белән кыйнау — ул аерым бер шәхси очрактыр инде. Зур булмаган шәһәр яки авылда булгандыр, шуны төшереп алганнар. Зур шәһәрләрдә андый хәл булуын ишеткәнем юк. Танышларымнан сораштырган идем, алар да белми, беркем күрмәгән. Миллиард ярым кешегә 3-4 очрак булгандыр.

Һиндстан халкы карантиннан нинди кыенлык кичерә икән?

Бөтен кеше дә өйдә ни белән булса да шөгыльләнергә тырыша. Үзем анда булмагач, төгәл генә әйтә алмыйм. Анда тузган йортларда яшәүчеләр күп. Аларның барыр урыны да юк, өйләре урамда диярлек. Андый өй вирустан саклый алмый инде. Хәзер кешеләр ачлыктан интегә башлый. Моңа кадәр алар көн саен эшли һәм акчасын ашауга тота иде. Кешеләрнең күбесе кафе-рестораннарда эшли. Акчасы да аз, көненә 300-500 сум. Бар акча ашауга китә.

Кешеләр панель, пластиктан төзелгән йортларда яши, трущобага вирус керсә, алар саклана алмый инде. Күбесе аренда өчен түли алмый, шуңа күрә митингка чыгалар. Эшсез ачка үләбез, диләр.

«Һиндстанда күтәрелү өчен танышлык кирәкми»

Һиндстанда яшәү рәхәтме? Син яшәгән шәһәр нинди?

Һиндстан — бик зур ил. Анда шәһәрләр һәм штатлар бер-берсеннән нык аерыла. Мәсәлән, төньякта салкын, кар, таулар. Биредә кешеләр кысыграк күзле, аграк тәнле. Көньякта исә, киресенчә, кешеләр зур күзле, кап-кара диярлек тәнле. Үзәктә тарихи урыннар күп.

Һиндстанда яшәү рәхәт яки рәхәт түгел дип әйтеп булмый. Һәркемгә үзенчә. Гоада яшәүчеләр бик ярата, чөнки анда диңгез, комлык, кояш.

Мин Мумбаида яшим. Ул — зур мегаполис. Тормыш кыйбат, фатир арендасы да зур, начар хәлдәге торак кына очсыз. Биредә эшләүче кешеләр яши. Монда фирмалар күп, һинд киносын төшерә торган «Болливуд» студиясе дә шушында урнашкан. Бездә Мәскәүгә барган кебек, бирегә кешеләр яхшы тормыш, зур хезмәт хакы эзләп килә. Бу шәһәрдә кешегә күнекмәләренә, осталыгына карап бәя бирәләр. Миңа Һиндстанда шунысы ошый. Яхшы эшләсәң, тырышсаң, сине күтәрәләр, танышлык кирәкми. 

«Чүп савытларын урлап алып китәләр»

Һиндстандагы тормыш дигәндә күпчелек очракта анда пычрак дигән фикер әйтәләр. Чыннан да, шулаймы?

Анда чыннан да бик пычрак, антисантария. Дели, Мумбаи бик пычрак. Кеше күп, шау-шулы шәһәр, күселәр дә бар. Башка шәһәрләре чистарактыр бераз. Калькутта да чиста түгел, ләкин иң пычрагы шул Дели белән Мумбаи инде.

Чүп-чар төрле җирдә өелеп ята. Аларда тәрбия юк ул яктан. Чүпне чүп савытына сала белми инде алар, теләсә кая ташлыйлар. Анда чүп савытлары да күп түгел. Бина эчендә чүп савыты бар, ә тышкы яктан юк. Аларны урлыйлар бугай. Трущобада яшәүчеләр чүп савытын үз кирәк-ярагына тотар өчен «суктырып» китә. Шуңа күрә куймыйлар да аларны.

Шундый шартларда яшәүчеләр нәрсә ашый? Урамдагы сатучылардан ризык алып ашау куркынычмы?

Һиндстанда яшәүчеләр дал һәм чапати дигән ризык ашый. Бу — аларның стандарт ризыгы. Дал — борчактан ясалган соус, аларның аш кебек ризыклары шул. Зур тәлинкә алалар, берничә чокыры була, шуңа төрле ризык куялар, дөге салалар. Бездәге тоз белән борыч урынына алар масала дигән тәмләткеч куллана. Бөтен ризыкка диярлек шуны салалар. Хәтта җиләк-җимешкә дә. Алар җиләк-җимешне болай гына ашамый да. Алар бәрәңгене кумин белән кыздыра, эремчекле сыр — панир ясыйлар, төрле яшел үсемлекләрдән соус ясыйлар да шуңа эремчекле сыр кушалар. Барысын да масала белән ашыйлар. Кабартманы шушы соус белән, дөге белән ашыйлар.

Урамдагы сатучылардан ризык алмавың хәерле. Шуны ашап агуланган танышларым бар. Тиф белән авырган танышларым да бар. Бик куркыныч. 40 көнгә бөтенләй тормыштан төшеп каласың. Минем урамда бер тапкыр да ашаганым юк, беркемгә киңәш итмим. Алар перчатка да кими, башка саклану чарасы да кулланмый.

Син үзең нәрсә ашап торасың соң?

Мин үзем пешереп ашыйм. Үзебезнең заманча, дөрес, җиңелчә ризык — салатлар, ашлар ашарга тырышам. Үзем пешермәсәм, интернациональ ризык әзерли торган рестораннардан алам.

Һиндстанда яшәүчеләр авырып китсә, ничек дәвалана?

Авырганда бездәге кебек дәваланалар. Антибиотик бик популяр, бөтен авыруга шуны бирәләр. Аларның аюрведа дигән халык медицинасы бар. Ул индуслар фәлсәфәсенә нигезләнә. Алар шул порошокларны эчә. Минем күзәтүләрем шуны күрсәтә — ул булыша. Я плацебо инде, я чыннан да булыша. Мин үзем аромамайларын кулланганым бар. Бездәге бал белән лимон кебек инде. Аларда бөтен булган авырудан антибиотик белән аюрведа дәвалый.

«Алар ак тәнле кешене бик бай дип уйлый»

Индуслар өчен сыер изге хайван санала дигән белешмә бар. Һиндстан халкы чыннан да сыерларга шулкадәр хөрмәт белән карыймы?

Индуизм, джайнизм, зороастризм динендә сыер изге хайван санала. Борынгы Мисырда, Борынгы Грециядә һәм Борынгы Римда да сыерларга изге дип караганнар. Сыер ите ашау, сыерларны чалу индуизмда тыела. Биредә сыерлар бөтенләй изге дип тә әйтеп булмый инде. Әйе, алар сыер ите ашамый диярлек. Ләкин кайсыбер штатларда сыер ите бар, мәсәлән, Гоада сыер итен ашыйлар. Төньякта да ашыйлар бугай. Төрле штатта төрлечә. Тик Мумбаида сыер ите ашау тыела. Махсус сатучыларда гына булырга мөмкин. Зур гипермаркетларда сарык һәм тавык ите генә сатыла. Дуңгыз ите бар, ләкин аз.

Сыерларга тыныч карыйлар, ашамыйлар да, мыскыл да итмиләр, кирәк чакта куып та җибәрәләр. Алар сыерларга чәчәк тә бүләк итми, тоякларын да үпми. Юлдан да куып җибәрәләр. Трущобада яшәүчеләр үзләре дә сыер асрарга мөмкин. Сыерга гадәти йорт хайваны итеп карыйлар. Ләкин мыскыл итмиләр.

Һиндстан кешеләре сиңа кайсы ягы белән ошый?

Һиндстанда ак тәнле кешеләргә үзенчәлекле кешеләр дип карыйлар. Бөтен ак кеше бай, акчасы күп дип уйлыйлар. Текә кеше диләр, идеальләштерәләр, хөрмәт итәләр. Ак тәнле кеше биредә алиһә белән тиңләнә.

Миңа һиндларның «җаны» ошый. Алар гореф-гадәтләрен истә тота, милли киемнәр кияләр. Бик диниләр, үзләренең Аллаларын зурлыйлар. Бөтен җирдә бииләр, машинада музыка уйнаталар да урам буйлап бергәләп биеп йөриләр. Мин аларның рухын тоям, бездә ул кадәр үк түгел дип саныйм.

Һиндстан кешеләре бик яхшы, мәрхәмәтле, алар ачу сакламый, үч тотмый, үпкәләми. Барысын да тиз оныталар. Алар бик тыныч һәм акрын. Алар вакытны санга сукмый, гел соңга калалар. Биш минуттан дисә, бер сәгатьтән генә килеп җитәргә дә мөмкин.

«Анда татарлар оешкан урыннар юк»

Ләйсән, син биредә татарларны очратканың бармы?

Һиндстанда татар кешеләрен күргәнем юк диярлек. Зәринә белән Камилә исемле ике кызны гына очраткан идем, башка күргәнем булмады. Ә болай биредә татарлар оешкан урын юк. Алар Гоага ял итәргә генә килә дип беләм.

Син һинд телен өйрәндеңме инде?

Инглиз телендә аралашабыз. Биредә инглиз теле — икенче дәүләт теле. Һинд телендә дә аралаша алам. Татарча да сөйләшә алам. Бераз белемең булса, биредә зур уңышларга ирешеп була.

Һиндстанда мөселманнарга ничек карыйлар? Милләтләр арасында мөнәсәбәтләр ничек?

Һиндстанда мөселманнар күп. Халык үзара тыныч яши. Кызганыч, мин Һиндстанда мөселманнарның бик үк чиста булмавын күрдем. Анда мөселман хатыннары бурка киеп йөри. Бу — кара япма. Гигиена яхшырак булса иде дип телисе генә кала. Ә болай беркем беркемне җәберләми, бар да тыныч, бар да яхшы.

Дини яктан бар да бер-берсен хөрмәт итә. Биредә дини халык яши. Алар шуны белә: мин мөселман икән, мине хөрмәт итүләрен телим икән, үзем дә башка кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш. Бернинди проблема юк. Бездә татарлар белән руслар кебек. Бар да дус яши. Бардыр инде берән-сәрән очраклар, бәхәсләр. Гомумән алганда, тыныч.

«Иң фәкыйрь кешенең дә телефоны бар»

Һиндстанда айти технологияләр зур үсештә дигән мәгълүмат бар. Бу чыннан да шулаймы? Гади кешеләр заманча технологияләрне куллана аламы?

Гадәти кешеләр арасында белемлеләр бик аз. Түбән катлам кешеләр надан, аларның күзендә надан бушлык күренә, алар еш кына сүзләрне дә аңламый, үзләрен сәер тоталар. Заманча дөньяда, кешеләрнең күбесе белемле, зыялы булганда, алар бик тәрбиясез тоела, мондый кешедән ни көтәргә белмисең. Бик кызганыч. Алар фәкыйрь гаиләдә туган һәм белем алу мөмкинлекләре дә юк. Һиндстанда белем алу бик кыйммәт.

Анда иң фәкыйрь кешенең дә телефоны бар. Алар «телефон кешеләре». Һиндстанда ике төрле маркалы телефоннар бик популяр. Бу телефоннарның алгы камерасы арткы камерага караганда яхшырак. Чөнки һиндлар селфины бик ярата. Алар фотога төшәргә, төшерергә ярата. Бөтен кеше селфи ясый. Кеше панель яки пластиктан ясалган өйдә яшәргә мөмкин, тик аның һичшиксез текә телефоны, хәтта айфоны була.

Анда технологияләр бик алга киткән дип әйтә алмыйм. Бездә булган әйберләр аларда да бар инде. Бездән артык әйбере юк дип уйлыйм. Бу өлкәдә эшләмәгәч, төгәл генә әйтә дә алмыйм.

«Һинд киносында бозыклык күрсәтә башладылар»

Һинд фильмнары ни өчен шулкадәр популяр булып китте икән?

Һинд кинолары совет заманыннан популяр булып калган. Анда бит коточкыч романтизм, нормаль булмаган мәхәббәт, бөтен кызлар да көтә торган ярату, башны югалтып назлану, иркәләнү, гыйффәтлелек, чыннан да элек бу бик популяр булган. Бөтен кеше һинд киносы караган. Хәзер мин аларны популяр дип әйтә дә алмыйм. Россиядә аларны караучы да аздыр, Америкада да юктыр, һиндлар үзләре карыйдыр инде. Алар бит дөньяда миллиард ярым кеше. Кино чыкты, алар барысы да карый, ди мәсәлән. Менә сиңа популярлык. Америкада утыз процентлап, Дубайда да күп бит һиндлар. Хәзер бит Һиндстан халкы бөтен дөньяга таралды, шуңа кинолары да популяр.

Һиндстанның үзендәге белемле кешеләр, сыйфатның ни икәнен аңлаучылар карамый инде аларны. Алар Голливуд фильмнары белән Болливуд фильмнары арасында аерманы күрә. Статистиканы карасаң, Болливудның күп кенә фильмнары прокатта оттыра. Соңгы вакытта мәгънәсе дә, назы да калмады, оятсызлык китте. Заманча интернет сериалларын карасаң, бозыклык күбәйде. Веб-сериалларда шәрә хатыннар күрсәтә башладылар.

Гөнаһсыз сериаллары бераз гына калды. Интернетта бик бозык, гади фильмнарда түшәктәге күренешләр дә була. Шәрә хатын күрсәтмәсәләр дә, элеккеге кебек матур, гыйффәтлек һәм гөнаһсыз мәхәббәт түгел инде. Чын тормышны күрсәтәләр, махсус эффектлары да бик үк яхшы түгел. Һиндларның күбесе Голливуд фильмнарын карый хәзер.

«Кино йолдызларын президенттан да күбрәк яраталар»

Ләйсән, син үзең Казаннан Болливудка ничек барып эләктең соң?

Мин Болливудка очраклы гына килеп эләктем. Сәяхәт иткән вакытта Һиндстандагы дустыма кунакка бардым. Ул мине сөйгән кызы белән таныштырды. Ул кыз исә Болливудта массовкада төшеп акча эшли иде. Ул мине үзе белән чакырды да, шуннан башланды иде. Бәлки язмыш, бәлки очраклылык… Шулай килеп чыкты. Минем планлаштырмаган идем. Мин Болливудка барырга хыялланмаган идем.

Татарстаннан килгән Һиндстан актрисасының тормышы җиңелме? Болливуд йолдызлары белән аралашасыңмы?

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Throwback to my hardest role where I almost lost my voice ? from ‘Vish’ serial on Colours Tv. Visha Kanya, literally meaning “poison maiden,” comes from a disputed and disgraceful (if true) practice in which ancient Indian Kings trained girls to become assassins from an early age and gradually fed them many different types of poisons to make them immune to their lethal effects. They were seducing man and killing them with the most cruel way possible. Suppose to be half human and half snake but production decided that spider will look cooler ?. Here me go, black widow with storm coming from my palms ??. #colorstv #vish #vishkanya #hindi #tvshow #hindiserial #actress #mumbaiactress #bollywoodactress #bollywood #firangi #acting #deepikapadukone #shraddhakapoor #katrinakaif #pryankachopra #ananyapandey #dishapatani #serial #hollywood #hollywoodactress

Публикация от Leysan Karimova (@iamleysankarim)

Эшем кызык һәм авыр. Көненә унике сәгать съемка. Сериалларны бик җиңел төшерәләр. Биш почмактан кадр ясыйлар да, шул җитә. Сыйфат дип артык азапланмыйлар. Тик хисләрне гел кабатлап торасы булгач, эмоциональ яктан ардыра. Һинд киноларында хисләргә зур игътибар бирелә бит.

Болливуд йолдызларын күрәм, аралашам. Аларда йолдызларга аерым мөнәсәбәт. Кино йолдызларын президенттан да күбрәк яраталар. Алар өчен халык акылдан шаша, кешеләр төркем-төркем булып артистларның өйләре янына җыела, артларыннан йөриләр. Алар — алиһә. Йолдызлар үзләрен шулай тота. Сакчылары да күп, аларсыз булмый да. Халык артистларны күрсә, өсләренә сикерә башлый.

Болливуд йолдызлары үзләрен бөек итеп тота, гел соңга калалар, аларны гел көтәргә туры килә. Бик тәкәбберләр. Әлбәттә, арада яхшылары да бар инде.

Голливуд йолдызлары белән дә эшләргә туры килде. Алар исә бик эшчән, нон-стопта эшлиләр.

Ләйсән, син үзең Болливудта нинди рольләр башкарасың?

Мин төрле рольләр уйныйм. Чит илдән килгән кеше ролен дә, һинд кызы ролен дә уйнаганым бар. Кыяфәтем миңа төрле рольләр башкарырга мөмкинлек бирә. Мин һинд кызын, ярым һинд кызын, яхшы кыз, начар кыз — төрле рольләр башкардым. Елак кыз рольләре дә шактый. Зур фильмнар да, кечкенә сериаллар да. Арзанлылары да, шактый кыйммәтлеләр дә булды. Барлыгы йөздән артык дип уйлыйм, төп рольләрем унҗиделәп бугай. Санаганым да юк.

Хәзер Һиндстанны сагынасыңмы?

Әлбәттә! Мин Һиндстандагы тынычлыкны, ирекне сагынам, җылы яратам. Чикләр ачылып, эшләргә мөмкинлек булуга, кире китәчәкмен. 

  • Һиндстан — Көньяк Азиядәге иң зур илләрнең берсе. Халык саны буенча дөньяда икенче урында тора. 2020 елның 7 апреленә белешмә буенча, биредә 1 370 547 000 кеше яши. Халык саны буенча дөньяда беренче урында — Кытай. Анда 1 402 481 000 кеше яши. Россия бу исемлектә тугызынчы урында. 2020 елның 1 гыйнварына безнең илдә 146 748 590 кеше яши дип исәпләнә. Бу белешмә «Википедия»дән алынды.
  • Һиндстанда яшәүче кешеләрне һиндлар дип атау дөрес була. Биредәге барлык кешеләрне дә индус дип булмый. Чөнки индус — ул индуизм динен тотучы кеше. Һиндстанда исә мөселманнар, христианнар, сикхлар, буддистлар һәм башка дин кешеләре яши. Биредәге халыкның 80 проценттан артыгы индуизм, 13 процентлап өлеше ислам, 2 процент чамасы христиан динен, калганнары сикхизм, буддизм, джайнизм, анимизм һәм башка диннәрне тота.
  • Һиндстанда төп тел — һинди. Ул рәсми тел булып санала. Инглиз теле «ярдәмче рәсми тел» статусында. Ул бизнеста, мәгариф системасында кулланыла. Һиндстан Конституциясендә 21 рәсми тел билгеләнгән.
  • Болливу́д — Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә киноиндустрия үзәге. Ул АКШның Калифорния штатындагы Голливудка аналогия буларак шулай аталган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100