Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болгарка кискән бармакларын банкага җыйган». Табиблар ир-атның кулын саклап калган

news_top_970_100
«Болгарка кискән бармакларын банкага җыйган». Табиблар ир-атның кулын саклап калган
"Татар-информ" архивы

Кашира шәһәрендә яшәүче 56 яшьлек ир-ат иске болгарка белән эшләгәндә 2 бармагын өзгән. Ул болгарканың дискын үзенә таба каратып, металл кисә башлый, шул чакта атсыз һәм урта бармагын кисеп ала. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Аны «ашыгыч ярдәм» белән Кашира шәһәр хастаханәсенә китерәләр. Ул эксперименты турында табибларга сөйли. Моңарчы, металл кискәндә, болгарканы гел үзеннән читкә таба карата торган булган. Болай эшләү җайлырак, очкыннар да читкә оча, әйберне дә күреп була. Ләкин фаҗига булган көнне ул яңа ысул куллана. Эшләгәндә диск шартлый, ир-атның 2 бармагын берьюлы эләктереп ала.

Бәхеткә, бу ир-ат югалып калмаган, ул өзелгән бармакларын, җыеп, банкага тутырган һәм «ашыгыч ярдәм» чакырган.

«Яраларны эшкәрткәч, без бармакларын спицалар белән беркеттек. Аннары кан тамырларын, веналарны, артерияләрне тектек, кулның функцияләрен торгыздык. 2,5 сәгатьлек операция уңышлы узды», – дип сөйләгән травматология бүлеге җитәкчесе Константин Смирнов.

Бармакларны вакытында реплантацияләү бәрабәренә, кул чугының хәрәкәтчәнлеген саклый алганнар. Хәзер пациент реабилитация курсы узачак, аннары аны өенә кайтарып җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100