Татарстанда кафеда ремонт ясаган вакытта ике эшче ток сугудан һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Башта социаль челтәрләрдә Болгар шәһәрендәге кафеларның берсендә ике кешенең ток сугудан үлүе турында хәбәрләр тарала.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, кафеда ремонт эшләре бара.
Җинаять эше ачылган.