«Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов гаиләсендә - зур сөенеч
Илфар Кәримовны хезмәттәшләре әти булуы белән котлаганнар.
«Дусларыбыз Илфар белән Гөлинәнең кызлары туды! Бәхетле, горур әти-әни булыгыз! Үземнең балам тугандай шат сезнең өчен! Килен туды бит әле!» — дип язган алып баручы, актер Рөстәм Гайзуллин.
«Котлыйбыз! Әти кешенең иң бәхетле көннәре: хатыны бәби тапкан, ләкин әле бала тудыру йортыннан кайтмаган», — дип язган алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров.
«Нинди матур яңалык! Сәламәт булсыннар! Тигезлектә үстерегез», — дип матур теләкләрен җиткергәннәр инстачылар.