“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе: Салават катнашмый, Илсөя Бәдретдинованың җыры төшеп калган, ак костюм кию тыела һәм башкалар
Җыр-моңны үлчәүгә салып булмый, шуңа күрә халык фикеренә таянып, “Болгар радиосы” иң популяр җырларны барлый. 8 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Быел оештыручылар тамашада кунакларны ниләр белән шаккаттырмакчы булалар? “Интертат” матбугат очрашуында яңгыраган сигез төп фактны тәкъдим итә.
Салават бөтен бүләкләрне инде алып бетергән, шуңа күрә чакырылмаган
1. Быел “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясенә 33 кеше лаек булыр дип көтелә. Елдагыча, артистлар “Тамашачы мәхәббәте”, “Елның гаилә дуэты”, Иң моңлы җырчы”, “Иң максатчан җырчы”, “Күпкырлы җырчы”, “Ел ачышы” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнә.
Әмма иң мөһим һәм әһәмиятле номанация – “Татар эстрадасы легендасы”. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бу исемне тамашачылар аеруча көтеп ала икән. Гадәттә, халык әлеге номанициядә татар эстрадасы мэтры Салават Фәтхетдиновны күрергә ияләнгән. Тик тантанада җырчы чыгыш ясамаячак, номинантлар исемлегендә ул бөтенләй юк. “Салават Фәтхетдинов бөтен бүләкләр һәм дәрәҗәле исемнәрне алып бетерде инде. Быел ул тантанада чыгыш ясамый. Уйлап бетерербез, бәлки киләчәктә аңа “Татар эстрадасы легендасы” исемен тапшырырбыз да әле”, - дип белдерде “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов.
Узган ел иң өлкән номинант - Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева “Легендар җырчы” исеменә лаек булды. Тантанада татар җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне дә билгеләп узачаклар. “Татар җыр сәнгатен Татарстанда читтә таныту” номинациясенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы Альберт Асадуллин лаек булган.
2. Кемгә нәрсә, ә җырчы Илназ Баһ “Халык мәхәббәте” номинациясен яулау турында хыяллана. “Мактап утыру гына түгел, мин һәрвакыт “Болгар” радиосын тыңлыйм. Анда яңалыклар, кызыклы тапшырулар күп. Быел мин “Халык мәхәббәте” номинациясенә өметләнәм. Тантанада “Бер күрешү-үзе бер гомер” җырын башкарачакмын, халык бу җырымны якын иткән”, - диде ул, сабый баладай куанып.
3. Номинантлар нинди принцип буенча сайлана дигәндә, аларның һәр җыры тамашачы күзеннән үтә. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатлары, беренче чиратта, “Кайнар хит” проекты аша тамашачы тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алына. Шулай ук ел дәвамында “Болгар радиосын”да еш соралган һәм тамашачы күңеленә якын булган җырлар “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә.
Быел әлеге сынны җырчы Ильмира Нәгыймова алачак. “Җиңү көтелмәгән булды, әмма өметләнгән идем. Тапшырулар карарга вакытым юк, чөнки һәрдаим гастрольләрдә йөрибез. Бу шатлыклы хәбәрне тамашачылар җиткерде. Минем өчен бик зур дәрәҗә, шулкадәр шатландым. Әлеге тантанада мин беренче тапкыр, тормыш иптәшем Руслан Кираметдинов икенче мәртәбә катнаша. Хәзерге вакытта бию хәрәкәтләре, сәхнә костюмнары әзерлибез”, - дип сөйләде Илмира.
“Алтын йолдыз” сыны дизайның ТНВ каналының иҗади төркеме уйлап тапкан, әлеге сын мәрмәр таштан күтәрелүче үсентене гәүдәләндерә. Оештыручылар хәбәр итүенчә, аннан халык мәхәббәтен яулаячак җыр үсеп чыга. Әлеге сыннын нигезендә торучы яшел мәрмәр Һиндстаннан кайтарылган икән. Алтын таҗлы йолдызның уртасы Урал бәллүр кристалы белән бизәлгән.
5. Премия тапшыру тантанасының алып баручылары - өчәү. Быелгы тамашаны радионың баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов белән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин алып барачак. Оештыручылар әйтүенчә, алар белән бергә гүзәл зат та булачак. Аның кем икәне – әлегә сер. Тантананың сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры - Илфак Хафизов. “Быелгы тантана “Җыр канатландыра!” девизы астында узачак. Җырның тәэсир итү көчен, тылсымын һәм хис-кичерешләрне радио дулкыннары аша түгел, сәхнә аша җиткерергә тырышачакбыз. Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау”, - диде ул.