Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Болгар радиосы” концерты: үткәннәр сагындыра инде ул...

“Болгар радиосы” “Үткәннәр сагындыра” программасын тәкъдим итте. Ул былтыргы проектның дәвамы. Тамашада элекке елларның хитлары яңгырады. Үткәннәргә сәфәр кылдык, кыскасы. 

news_top_970_100
“Болгар радиосы” концерты: үткәннәр сагындыра инде ул...

Музыкаль спектакль

“Үткәннәр сагындыра” башка концертлардан аерылып торды.

Беренчедән, концерттагы сценарийга күз салыйк.

Гадәттәге “менә бу җырчы мондый, тегесенең менә бу ягы әйбәт” дигән сүзләр булмады. “Болгар радиосы” тамашачысына музыкаль спектакль тәкъдим итте.

Татарның милли театры, шул ук театрның татарлыгы турында бәхәсләр барган чакта радио үзенең спектаклен күрсәтә. Менә бит! Әле быел театр елы да.

Татар телен нәрсә коткарыр икән дигән сорауга җавапларның берсе итеп татар шоу-бизнесын тәкъдим итәргә була. Шоу-бизнеснең нәкъ менә 90 еллардагысын гына. Хәзергесен түгел.

Тамашадагы вакыйга 80-90 елларда бара. “Бүген сезнең алда булачак тамаша тормыштан алынган вакыйга түгел. Бар да уйдырма. Әгәр нинди дә булса охшашлык күрәсез икән, бу бары тик ялгыш туры килү генә”, - диелә спектакль башында.

Спектакльдә дүрт герой: Рөстәм Рифкатович, Наилә, Илфар, Дилбәр.

Рөстәм Рифкатович “Идел таңнары” шифаханәсенең баш табибы. Наилә - аның ярдәмчесе, ул баш табибка гашыйк. Илфар исә электрик, ә Дилбәр – шифаханәгә эшкә килүче.

Дилбәр – әлеге тамашада төп лирик герой. Шифаханәгә ябылу куркынычы янаганда, ул, идән юучы гына булса да, аны саклап кала. Рөстәм Рифкатович белән Наилә авылга кайтып китәләр. Ә Дилбәр эшен дәвам итә. “Без кайгыртмасак, кешеләрне кем кайгыртыр”, - ди ул. Ахырда ул шифаханәнең директорына әйләнә. Дилбәр үзенең кешелекле булуы белән күпләргә үрнәк.

Сценарийда 90 еллардагы вәзгыять - күп кенә учреждениеләрнең ябылуы һәм Дилбәр кебек шәхесләр күрсәтелә. 

Спектакль геройларының киемнәре дөрес итеп сайланган. Нәкъ менә үткәннәрдә кебек. Стенгазеталар да үткәнне хәтерләтә. Актерлар турында да чын артист дияргә була. 

Бары тик баянның берсе генә картинага туры килми. Агы, ягъни Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин уйнаганы 2000 елларда гына чыккан баян икән. Моны без эксперттан сорашып белдек.

"Ак төстәгесе концерт баяны. Аларны 2000 елларда махсус татар эстрадасы өчен ясый башлаганнар иде. Ә зәңгәр баян аңа кадәр дә бар иде. Сугыштан соң әлеге баян нык популярлашты", - дип аңлатты Сарман районы Җәлил музыка мәктәбе директоры урынбасары, баян укытучысы Рәмзия Йөзлебаева. 

Кыскасы, тулаем сәхнәләштерелгән спектакль булды бу. Бер-бер артлы җырлар тезелгән концерт җыентыгы түгел. Режиссеры Илфак Хафизов. Молодец!

Җырчылар

Артистларның кайсысыдыр санаторийга ял итәргә килгән, кемнеңдер җыры радиода яңгырый, ә кемдер шифаханәдә үткәрелгән концертка килгән. Җырлар шул рәвешчә тәкъдим ителә. 

Җырларны радиодан яңгырату әлеге өлкәдә эшләүчеләр өчен таныш. "Болгар радиосы" узган ел да "Үткәннәр сагындыра" проектында әлеге күренешне кулланган иде.  

Концертта башкарылган җырлар күпләргә таныш. Тамашачы әлеге җырларны тулаем белмәсә дә, кушымтасын булса да таный. Җырчы сәхнәгә чыккач: “Бу кем әле?” – дип сорау урынсыз. Ә калган концертларда әлеге сорауны күпләр бирә. Хәзер бит җырчылар яңгырдан соң үскән гөмбә кебек күбәяләр. 

Залда утырган тамашачының күбесе 40-60 яшьтәгеләр иде. Вәт, җырлашып утырдылар. 

Вәт тавыш!

“Болгар радиосы”на Асылъярны тамашага дәшүләре өчен рәхмәт. Вәт тавыш! “Яшьлегем хисләре” җырын башкарды ул. Асылъяр да сагындырган җырчылар рәтенә керде. Яше бара, җыерчыклары да күбәйгән. Сез аны яшь килеш хәтерлисезме? “Яланаяклы кыз” кинофильмында япь-яшь кыз булып төшкән иде. Ә хәзер сагындырган. Ләкин тавышы шул ук.

Сагындырган җырчылар арасында шулай ук Газинур Фарухшин, Алсу Хәбибуллина, Асаф Вәлиев, Гайфулла Абзалов, Резидә Шәрәфиева, Зөфәр Хәйретдинов һәм башкалар бар иде. Сценарийдагы кебек үк алар үзләре дә: җырламыйлар да түгел, иҗат та итмиләр. Шул я шифаханәләрдә җырлыйлар, я тавышларын радиодан ишетергә була. Югалмаганнар да кебек, ләкин сагындырганнар. “Күргән саен, туйдыра, күрмәгән саен, сагындыра” дигән кебек. 

Бүген күп артистлар туйдыра, чөнки көне-төне телевидениедә дә, радиода да шулар ук. Сагындырып аласыгыз килмиме, еш күренгән артистлар?!

Гайфулла Абзаловны мин белми идем. 80-90 елларда яшәмәгән тамашачы өчен бу норма. Шулай да җыры таныш. Сезнең дә исегезгә төшерик. “Әллә мин, әллә син, беребез якты йолдыз. Мәхәббәтем сүнмәсен, калдырма мине ялгыз”! Концерттан бирле баштан чыкмый шул җыр. Эләгеп калды, диләрме әле?!

80 нче елларда никахка кадәр суырып үбәргә ярый идеме?

Әйтеп үткәнемчә, тамашада Асаф Вәлиев та катнашты. 

Әй, без яшь чакта болай йөрми идек, эх, без үскәндә, кызлар тыйнак була иде, егетләрдә оят дигән әйбер бар иде...Мондый сүзләрне олы яшьтәгеләрдән еш ишетергә туры килә. Алдыйлар бит алар! Асаф Вәлиевның “Челтер чишмә буенда” җыры аларны сата. Җыр 1993 елларда язылган. “Су алганда суырып үпсә, үпкән эзләре кала”, - ди Асаф абый. Бу җырлаучы егетнең хыялында гына булган үбешүдер дип аңлыйм. Асаф үскәндә, кызлар тыйнак булгандыр, үптертмәгәндер дип уйлыйм. 70-80 елларда шулай дип җырласаң, теге кызның әтисе егетнең маңгаена да бирергә мөмкин булгандыр. 

Хәтерлисезме, Асаф Вәлиев яшь кызга өйләнгән дигән хәбәр таралган иде?! Сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Асаф абый белән бу темага тагын сөйләштек. “Аңа хәзер 27”, - ди ул. Шаяра инде әллә? Әллә ул да җырдагы - чишмә буендагы суырып үбә торган кыз кебек хыялдагы гына хатын... Чөнки 1,5 ел элек хәбәр чыкканда да, хатынына 27 дигән иде. Картаймый торган хатын булды бугай бу. Кызык.

Яңарталар!

Вакыт бара. Шифаханә эшли! Дөнья үзгәрми түгел. Җырларны яңа сулыш өстәп җырлау модасы чәчәк ата.

Айрат Сафин, Алинә Шәрипҗанова, Радик Яруллин, Эльмира Кәлимуллина шулар рәтендә.

Айрат Сафин "Бәхет төне" җырының ремикс вариантын тәкъдим итте. 80 еллардагы көйләргә күнеккән апалар өчен җырның бу стиле бераз сәеррәк ишетелгәндер. "Тукта, болай җырланмый бит бу", - дияселәре килмәгән микән?..

Эльмира Кәлимуллина Эльмир Низамов язган “Бәллүр чыклар” һәм “Керфекләрең нигә кара?” җырларын кушып, бер композиция ясаган. Болар да җырларны яңарту белән шөгыльләнә. Ике җырның да темалары охшаш: йөрәккә ут салучы мәхәббәт. Эльмираның исә мәхәббәте үкенечле түгел. Аллаһка шөкер, ул бүген бәхетле хатын. Ире турында гына сөйләми. Бәлки сөйләргә әзер түгелдер. Килер бер вакыт, ул да безгә интервью бирер әле. 

Ришат Фазлыйәхмәтов Фирзәр Мортазинның “Кайда син, талым?” җырын башкарды. Яңарткан. Ришат буйдак егет, шуңа "кайда син, ярым?" дип җырлап йөридер. Нигә шунда берәрсе залдан: "Менә монда бит инде мин", - дими икән? 

Кыскасы, бу җырчылар сагындыра дип әйтеп булмый. Әле алай ерак үткәндә калмаган алар. 

Җиде-сигез елдан "Болгар радиосы" әлеге проектны янәдән куйса, бу җырчыларны да “сагындырган артистлар” исемлегенә кертеп булыр дип уйлыйм. Матур гына җырласыннар иде.

Үткәннәр сагындырамы?

Үткәннәр сагындырмыйча тормый. Барыбыз да балачагыбызны, олылар яшьрәк чакларын сагына. “Без үскәндә...”, - дияргә барыбыз да яратабыз.

“Үткәннәр сагындыра” тамашасы ярдәмендә бераз гына булса да үткәнгә сәфәр кылган артистлар да сагыналар микән? Үзләреннән сорыйк.

“Интернатта яшәгән еллар сагындыра”

“Сагыну минем өчен таныш хис. Безнең авылда мәктәп булмаганга күрә, без башка авылга барып укый идек. Җиде чакрым үтә идек. Интернатта яши идем. Шул интернатта яшәгәндә өзелеп үземнең газиз авылымны сагына идем. Авылым төшләремә керде. Сагынуга түзмичә, качып, авылга кайтып китә идем. Укытучылар безнең арттан киләләр иде. Мәрьям апа исемле тәрбиячебез безгә төрле китаплар укый иде. "Нәрсә укыйм, балалар?" - дип сорый иде бездән ул. Без Фатих Кәримнең әсәрләрен укырга куша идек. “Сагыну” дигәнне бик яхшы аңлыйм. Интернатта яшәгән еллар кызык иде. Сагындыра, әлбәттә.

Интернатта тәрбияләнгәч, миңа тулай торакта яшәү авыр бирелмәде, чөнки тормыш тәҗрибәсе тупланган иде инде.

Студент елларын сагынам дип өздереп әйтә алмыйм, чөнки әле күптән түгел генә укып бетердем”, - ди “Болгар радиосы” алып баручысы Дилбәр Фәиз.

“Сагындыра, әлбәттә!”

Булат Нигъматуллин: “Әлбәттә, әбиле-бабайлы балачак сагындыра. Мин алар белән үстем. Әбинең тәбикмәкләре, бәлешләре искә төшә. Сабантуйларны гөрләтеп үткәрә идек, Яңа елларны бергәләп каршы ала идек, бәйрәм алдыннан Абхазиядән яшел мандариннар кайта иде. Шушы мандариннан да тәмлерәк әйбер юк иде. Балачагым мәшәкатьсез үтте дип әйтә алам. Аллаһка шөкер. Без барысына да риза идек. Балачагым күңелле үтте. Иң мөһиме – сугыш булмасын, калганы “ерунда”.

Олыларга карата мөнәсәбәтебез хөрмәтлерәк иде. Аларның сүзләрен тыңлый, куркып тора идек. Укытучыларны хөрмәт иттек. Алар дәрес кенә укытмыйлар, яшәргә дә өйрәтәләр иде. Мәктәптә мин начар укымадым. Укыйсым килмәсә дә, укыдым.

Пионер булган чаклар искә төшә. Дуслык учаклары була иде. Безгә Арчадан, Әтнәдән пионерлар килә иде. 

Колхоз бакчасындагы чөгендерне генә утырга яратмый идем, зараза. Начар хатирәләремнең берсе – шул чөгендер. Ә калганы барысы да яхшы.

Студент вакытта мөстәкыйль булырга туры килде. Үз-үземә хуҗа идем. Тормышның авырлыкларыннан да кичердем. 1995-1996 елларда илдә акча булмады. Укытучылар хезмәт хакы түләмиләр иде. Авыл ите, бәрәңгесе. Минемчә, ул елларда авыл булмаса, шәһәрдәге бөтен кеше үлеп беткән булыр иде, мөгаен. Чөнки авылдагы ашамлыклар шәһәргә китә иде. Шуның белән ничектер яшәдек инде. Һәм шул хәлләр безне чыныктырды да.

Аннан соң җырлый башладым. Бәйгеләрдә беренче тапкыр җиңүләр. Ул вакытны үземне канатлы итеп хис итә идем. Эстрада артисты буласы килә иде. Кызыксыну уянды. Башта хобби кебек булды. Бу – үзе бер бәхет. Соңыннан хатыным белән таныштым. Күңелдә мәхәббәт уянды. Шулай ук очынып йөри башлаган идем... Сагындыра, әлбәттә! Үткәннәрне истә тотарга кирәк, шул очракта гына киләчәк була”, - ди җырчы.

“Алда гомер бардыр барын, үткәннәр сагындыра”

“Балачак гөрләп үтте инде. Мин концертта балачак җырын җырламадым. 80 елларда язылган җырны башкардым. Минем балачактагы җырлар башка төрле. Алдагысы бардыр барын, ләкин үткәннәр сагындыра. “Олы юлның тузаны”, “Су буйлап” җырлары мин үскәндә җырлана иде. Егерме дүрт яшемдә студент булган идем. Аңа кадәр эшләдем. Иң беренче җырым шул егерме дүрт яшьтә булды да инде. 

Илгиз Закиров Башкортстанга алып китте мине. Ул вакытны мин отпускта идем. Имеш, чәчем куерак үсәр дип кыркып аткан идем. “Чәчемне тарыйм әле”, - дип җырлаган идем. Сагындыра, кызым, әлбәттә”, - дип сөйләде Газинур абый Фарукшин.

"Сагындыра, әлбәттә"

"Балачагым бәхетле булды. Миңа артист булырга хыялланырга беркем дә комаучаламады. Киресенчә, хупладылар һәм булыштылар гына. Ишле гаилә: күңелле, гармун-тальян тавышы, матур җырлар, экспромт концертлар - болар барысы да сагынырлык. Мәрхүм әбигә рәхмәт, ул бөтен гомерен безгә багышлады. Әти-әни тырышты. Без эш белеп үстек. Әти, иренмичә, мине төрле конкурсларга йөртеп шомартты. Биш баладан бердәнбере тугызны бетергәч, нота өйрән дип, курыкмыйча Арчага укырга кертте, - дип хатирәләре белән уртаклашты Раяз Фасыйхов.

"Әни белән әби мине кызганып елаган. Иске мунчада баян уйнарга өйрәндем. Шуны хәтерлим. Авылга кайткан кунак кызлары... Ындыр табагында төнге сменада эшләп, тиз генә кайтып, юынып клубка йөгерә идем. Кызлар озату, алма урлау, балык тоту, өч-дүрт чакрым ераклыкка җәяү су коенырга йөрү, елга печәне чабу... Олы ир-атлар белән, чык кипкәнче дип иртәнге алтыда чаба башлый идек. Сагындыра инде! 

Ул елгаларны хәзер чүп баскан. Җәй көне кайтып айкап чыгам. Сагындыра инде, әлбәттә. Арчада укыган чорлар иң кызыгы! Бәрәңге ала идек. Беренче сәхнәгә чыгышлар...Әле кичә генә баян буенча укытучым Флорид Мөнирович Гасыймовның 70 яшь туу уңаеннан иҗат кичәсенә кайтып килдем. Хәтирәләр яңарды. Көчкә җырлап чыктым".

Ахырда Раяз: "Сиңа сөйләгәндә үзем елмаям... Янәдән шул вакытларга кайтып килдем", - дип өстәде.

"Казан сөтен эчмә, дия иде..."

"Әби-бабай янына кайту сагындыра. Әбием коймакларының тәмлелеге әле һаман да истә. Бүгенгедәй исемдә: әби мич коймагы пешерә, мин көтеп утырам. Шул коймакның исләре сагындыра. Бабай белән кичен капка төбендә утыра идек. Әбием, кәҗә савып, кергәч. Без бабай белән кара-каршы утырып сөт эчә идек. Бабай: "Улым, Казандагы сөтне эчмә. Анда су кушалар. Менә үзебезнекен эч", - ди иде. Каникулларымны Саба районы Юлбат авылында үткәрә идем. Әби белән бабай хәзер мәрхүмнәр.  Искә алырга гына кала инде.

Студент еллары хәтеремдә аерым уелып калган. Театр училищесы башка уку йортларыннан аерылып тора. Без иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр укый идек. Хәтта көне буе укыганнан соң да, өйгә кайтырга ашыкмый идем. Театрларга спектакльләр карарга йөрдек. Соңга кадәр калгач, кайтырга автобуслар булмый иде. Күңелле чаклар иде. Училищеда зур бер гаилә булып укыдык. Бер-беребезне белеп, аралаша идек. Барыбызның да сагынып искә алырдай матур хатирәләре күбрәк булсын иде. Кайбер мизгелләрне искә төшерәсе генә түгел, хәтта алар турында уйлыйсы да килми. Мондый хатирәләр һәр кешенең үткәнендә әзрәк булсын иде. Үткәннәрне искә төшереп, хатирәләребезне балаларыбызга сөйлик. Иң мөһиме үткәннәребез якты, матур бер мизгел булып истә калсын", - ди радио алып баручысы Рөстәм Гайзуллин.

Әйе, үткәннәр сагындыра. Алар сагындырыр өчен кирәктер дә. Үткәннәрне искә төшерү, балачакка кайтып килү күңелгә җиңеллек өсти. “Болгар радиосы”на рәхмәт әйтик. Спектакль барышында җырланган җырлар арасында елата алганнары да, елмаерга өндәүчеләре дә булды. Иң мөһиме - алар барысы да сагындырган икән.

"Болгар радиосы"ның "Үткәннәр сагындыра" концертыннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100