news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Болгар радиосы» Фест: Салават абый чыгышы белән башланган концерт начар була алмый

news_top
«Болгар радиосы» Фест: Салават абый чыгышы белән башланган концерт начар була алмый
Фото: Диләрә Нургалиева

«Хәерле кич, Казан! Хәерле кич, «Татнефть Арена», – дип, иң беренче булып сәхнәгә «Болгар радиосы»ның башкарма директоры Илфар Кәримов чыкты. Бу фестиваль инде икенче ел үткәрелә икән. Илфар абый радио тормышында катнашкан һәр тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннан “алыштыргысыз” алып баручылар – Эльвира Вилдан һәм Рөстәм Гайзуллин сәхнәгә чыкты

Кичәне легендабыз – Салават Фәтхетдинов ачып җибәрде. Күзлектән, яшьләрчә киенгән Салават абый үз репертаурында – мәзәк сүзен дә әйтте, шәп җырлады да. Концерт башында ук кәефләрне күтәреп куйды Салават абый.

Салават абый концертта беренче булып чыгыш ясады

Фото: © Диләрә Нургалиева

Шуннан соң, сәхнәгә Гүзәл Уразова чыкты. Ул “Эзләдем”, “Татар кызы”, “Тала-тала” һәм “Ромашкалар” җырларын башкарды. Кара төстә һәм алтын белән бизәлгән костюмнан чыкты ул. Башындагы калфагының бер ягыннан ялтыравыклар салынып тора иде, ул колакка җайсыз түгелме икән, дип уйлап тордым.

Гүзәл Уразова «Эзләдем», «Татар кызы», «Тала-тала» һәм «Ромашкалар» җырларын башкарды

Фото: © Диләрә Нургалиева

Анна алып баручылар Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларны игълан итте. Биючеләре кызык тоелды. Я үзләрен уратып йөриләр, я брейк-данс бииләр. Гомумән, бер урында басып тормадылар инде, сикерделәр дә сикерделәр. Гөлназ апаның күлмәгенең төсе ераклардан күренеп торырлык иде.

Гөлназ Шәрипҗанова иренә күлмәген «күрсәтә»

Фото: © Диләрә Нургалиева

Концертны Алсу һәм Азат Фазлыевлар дәвам итте, ләкин Алсу Фазлыева бер җыр җырлады да кереп китте. Азат Фазлыев калганнарын сольно башкарды. Нишләп Алсу апа үзе генә җырламады икән?

Чиратта – дәртле Илсөя Бәдретдинова. Ул, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә. Нәфис, төгәл, текә. Биючеләре дә шундый төрле-төрле һәм һәрберсенең үз шармы бар. Костюмын Илсөя апа берәр стюардессадан алып торган әллә?

Нәфис, төгәл, текә Илсөя Бәдретдинова

Фото: © Диләрә Нургалиева

Аннары халыкны бик актив, биючән, хәрәкәтчән Илнат Фәрхуллин дөр китерде. Харизмасы ташып тора инде. Ак кофта өстеннән кигән үтәкүренмәле кара кофта, аның өстеннән киелгән ярты жилет белән дә истә калды ул.

Харизмасы ташып торган Илнат Фәрхуллин

Фото: © Диләрә Нургалиева

Шулай ук сәхнәдә Башкортстан кунаклары да булды - Айдар Галимов. «Салават Юлаев» командасы өчен җан атсам да, «Ак Барс» командасына шулай ук уңышлар телим” – дип, хоккей темасына да кагылып алды ул. Айдар абый кызыл костюмнан чыккан иде.

Иркә. Иркә иркә инде ул. Зебра төсмерләре дә, ялтыравыклы алтын төсмерләре дә бар иде киемендә, бик чуар иде ул. Үзе тамашачыга бәреп тә әйтә белә: «Беренче рәттә торасыз менә, елмаймыйсыз да», - дип төттереп алды. Биючеләре шулхәтле каты биеде ки, бер кызның күрсәтергә ярамаган җирләре дә күренеп алды.

Хедлайнерларга да килеп җиттек – Элвин Грей. Ап-актан килеп чыкты, фәрештә кебек. Фанатларының акыруы буенча, бик көтелгән йолдыз булып чыкты. Аһ-һай «эффектно» чыкты. Биючеләре булмады, залны үзем генә дә яхшы тотам дип уйлагандыр. Русча да җырлады, татарча да.

Фәрештә кебек Элвин Грей

Фото: © Диләрә Нургалиева

Татар эстрадасының иң каты тавышлы сандугачы Фирдүс Тямаев чыкты азактан. Танцполда арып, урыныма утырган идем – Тямаев торгызды. Энергиясе ташып тора. Бер урында, гомумән тора алмый, халыкны да утыртмый. “Дайте мне адреналина”, - дип, бер 5-7 кат акырды. Менә ул жырлаганда чынлап дөп-дөп итте йөрәк. Шулай тәмамланды «Болгар радиосы» фестивале.

Концерт Фирдүс Тямаев чыгышы белән тәмамланды

Фото: © Диләрә Нургалиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар