Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болгар радиосы" баш мөхәррире Илфар Кәримов никах укыткан

Бүген "Болгар радиосы"нда зур бәйрәм! Радионың баш мөхәррире, продюсеры, Саба егете Илфар Кәримов никах укыткан. Бу хакта радионың Инстаграм челтәрендәге төркемендә хәбәр ителгән. 

news_top_970_100
"Болгар радиосы" баш мөхәррире Илфар Кәримов никах укыткан
"Илфар Кәримов белән радионың реклама бүлеге менеджеры, күз явын алырлык чибәр коллегабыз, Балык Бистәсе кызы Гөлинә Габдрахманованың никахы", - дип язганнар.

"Илфар, Гөлинә! Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да матуррак, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен. Иң изге теләкләр белән "Болгар радиосы" коллективы", - диелгән котлауда.

Изге теләкләргә кушылабыз. Яшьләргә тигез тормыш телибез.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген "Болгар радиосы"нда зур бәйрәм! Радионың баш мөхәррире, продюсеры, Саба егете Илфар Кәримов белән радионың реклама бүлеге менеджеры, күз явын алырлык чибәр коллегабыз, Балык Бистәсе кызы Гөлинә Габдрахманованың никахы! Илфар, Гөлинә! Сезне чын күңелдән яңа тормышка аяк басуыгыз белән тәбрик итәбез. Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да матуррак, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар иртәсе сезгә бәхет, шатлык алып килсен, йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен. Никах көнегез котлы булсын! Бүген сезнең язылышкан, Никахлашкан көнегез, Тантаналы бу мизгелнең Кадерләрен белегез! Бүген дөнья гаҗәп нурлы, Елмаегыз, көлегез! Бөтен дөнья бәйрәм итә, Сезне котлый — күрегез! Бүген сөю диңгезендә Рәхәтләнеп йөзегез, Мәрхәмәтле, бәрәкәтле, Бүгенгедәй мәхәббәтле Булсын һәрбер көнегез! Иң изге теләкләр белән "Болгар радиосы" коллективы! @ilfarkarimov @gulina_tagirovna #болгаррадиосы

Публикация от "Болгар радиосы" (@bolgarradiosi)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100