news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Рәшитова тормышында куанычлы вакыйга булган

news_top
«Болгар радиосы» алып баручысы Гөлназ Рәшитова тормышында куанычлы вакыйга булган
Фото: Гөлназ Рәшитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Болгар радиосы»ның популяр алып баручысы, яшьләр өчен төрле проектлар авторы Гөлназ Рәшитованың тормышында матур вакыйга булган. Яраткан кешесе аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

Сөйгәне Гөлназның кулын сорар өчен бик матур локация сайлаган. Ул Гөлназга үзенең хисләрен көймәдә йөзгәндә аңлаткан. Роза чәчәкләреннән торган зур букет һәм йөзек бүләк иткән.

Гөлназ, булачак тормыш иптәше белән төшкән фотоларын социаль челтәрдәге язылучыларына да күрсәтте. Алып баручы бу мизгелләрдә бәхеттән балкып тора. «Бик озак эзләгән бәхетем», – дип яза ул.

«Подписчиклары»ннан яшь парга бихисап күп котлау сүзләре яуган. Гөлназ белән яраткан кешесенә тигез мәхәббәт, ак бәхетләр телиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар