Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз композитор Айдар Минһаҗевка кияүгә чыга

news_top_970_100
«Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз композитор Айдар Минһаҗевка кияүгә чыга
социаль челтәрләр

Популяр композитор Айдар Минһаҗев «Болгар» радиосы алып баручысы Дилбәр Фәизгә тәкъдим ясаган.

Куанычлы вакыйга Айдар Минһаҗевның өй туе белән туган көнен берләштереп уздырган мәҗлестә була. Айдар Минһаҗев «Йолдызлар күп, бик күп» җырын башкара да Дилбәргә йөзек суза. Дилбәр башта аптырап кала. «Нәрсә дип әйтим икән, мин бит моның өчен килмәгән идем. Ашар-эчәр өчен генә килгән идем», – дип шаярта ул һәм, озак уйламыйча гына, ризалыгын бирә.

Мәҗлестән видеолар белән алып баручы Илшат Исхаков бүлешә. «Бәйрәмебез көтелмәгән борылыш алды. Шундый шәп өйдә рәхәтләнеп яшәячәксез. Барысы да бар. Никахны үзем укыйм», – ди ул.

Парга барысы да матур котлау сүзләрен җиткерәләр, «әче» дип кычкыра башлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100