“Болгар радиосы” алып баручысы туачак кызына исем таба алмый
Илфак Хафизов гаиләсендә ноябрь ахырында икенче кыз бала дөньяга аваз салачак.
– Алла боерса, ноябрь ахырында икенче кызыбыз туарга тиеш. “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасына бүләк булачак инде миңа. Исем таба алмыйбыз әле. Егет булса, исем инде әзер иде. Кызга таба алмый бәхәсләшәбез. Хатыным әйткән – миңа ошамый, мин тәкъдим иткәне – хатынга, - диде Илфак Хафизов.