“Болгар” радиосы алып баручысы Илфак Хафизов икенче тапкыр әти булган
2 декабрьдә "Болгар радиосы"нда "Иртәнге чәй" тапшыруын алып баручы, сценарийлар авторы Илфак Хафизов икенче тапкыр әти булды. Бүген ул тормыш иптәшен һәм мәхәббәт җимешен Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән алып кайткан. Сөенечле хәбәрне ул үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр итте.
“Алып кайттым. Рәхмәт барыгызга да! Борчылган, хәл белгәнегез өчен. Булды бит бу. Кызлар булды, ул кирәк”, - дип язган ул.
Бәләкәчнең авырлыгы 3860 грамм, буе - 55 см. Илфак белән Альбина кызларына Нәзирә дигән исем сайлаган.
Бәләкәчнең авырлыгы 3860 грамм, буе - 55 см. Илфак белән Альбина кызларына Нәзирә дигән исем сайлаган.