"Болгар радиосы" алып баручысы Дилбәр Фәиз дәү әни булды!
Дилбәрнең кызы Акйолдызның улы дөньяга килгән.
!["Болгар радиосы" алып баручысы Дилбәр Фәиз дәү әни булды!](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/2/22/2b16cca452126f9b02bd506bc5a5e5c8ec4fa0ca6be4ee7dd0f3020df7b2.jpg)
"Кызым 3нче Республика клиника хастаханәсе каршындагы бала тудыру йортында бала тапты. Аллага шөкер, 4330 граммлы баһадирыбыз туды! Шунысы кызык: мин Акйолдызны 15:20 сәгатьтә таптым, ә ул 15:25 сәгатьтә әни булды. Әлегә кызым улы белән бала тудыру йортында, хәлләре яхшы, Аллага шөкер", - диде Дилбәр Фәез "Интертат"ка.Акйолдыз белән Артурны - әти-әни, Дилбәрне дәү әни булулары белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!