Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болгар кызлары" триосы продюсеры Айгөл Зəйнуллина трионың солисткасы Лəйсəн Басыйрованың интим фотолары өчен гафу үтенде

"Болгар кызлары" триосы продюсеры Айгөл Зəйнуллина трионың солисткасы Лəйсəн Басыйрованың интим фотолары өчен гафу үтенде

news_top_970_100
"Болгар кызлары" триосы продюсеры Айгөл Зəйнуллина трионың солисткасы Лəйсəн Басыйрованың интим фотолары өчен гафу үтенде
"Болгар кызлары" төркеме солисткасы Лəйсəн Басыйрова күптəн түгел интим җирлəрен күрсəтеп төшкəн фотосессиядəн фотоларын куйган иде. Моңа карата трионың продюсеры һəм солисты Айгөл Зəйнуллина "Болгар кызлары"ның Инстаграмдагы битендə җавап итеп пост урнаштырды.

"Күп еллар буена төркемне күтəрə килеп мин тагын төшенкелеккə бирелəм. Миңа бу ситуация өчен бик тə оят, чөнки "Болгар кызлары" триосы республиканың милли казанышы булды, без республиканы һəрвакыт лаеклы рəвештə Россиядə һəм чит илдə тəкъдим иттек.

Кызганыч, без солистларыбызның гамəллəре өчен җаваплы була алмыйбыз. Һəм хəзерге вакытта үзебез дə шок хəлендə калдык! Əмма нəрсə генə булмасын, нинди генə ситуация килеп чыкмасын - мораль тышкы кыяфəт, амплуа, төркемнең иҗаты һəрвакыт яхшылыкка, тəртиплелеккə, эш сөючəнлеккə һəм татар мəдəниятенең үсешенə юнəлтелəчəк. Очсыз пиар һəм вульгарлыкка түгел!

Тамашачыларыбыздан бу төшенкелек өчен гафу сорыйм. Əгəр дə алдан ук барлык кешенең чынбарлык ягын белсəң, күп əйбердəн котылып калып булыр иде. Тик, мин моны танырга мəҗбүрмен, чираттагы тапкыр бу кешедə ялгыштым!", - дип язган Айгөл Зəйнуллина.

"Бу кызның төркемдәге язмышы нинди булачак?" - дип кызыксынган укучыларның берсе. Әлегә бу сорауга җавап юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100