«Болгар кызлары» триосы җитәкчесе, продюсер, Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина никах укыткан. Әлеге шатлыклы хәбәр белән аның апасы Камилә Мифтахетдинова «ВКонтакте» сәхифәсендә уртаклашкан.
– Кадерле, яраткан сеңлем Айгөл белән Ленарны никах көне белән чын күңелдән тәбриклим! Айгөл белән Ленарга чын күңелдән гаилә бәхете, үзара аңлашып яшәү һәм иминлек телим!
«Шамил» мәчете, 2.02.2025, – дип язган Камилә Мифтахетдинова.
Яшь гаиләне котлап язучылар да бар: «Бәхетле, озын гомерле никах булсын!», «Бәхетләре гомерле, гомерләре озын булсын. Бәхетле булыгыз, бәхетле!», «Чын күңелдән котлыйм», – дигәннәр.