"Болгар кызлары"ның солисткасы Айгөл Котлаева кияүгә чыгып, Чемезова фамилиясен алды!
"Болгар кызлары"ның солисткасы Айгөл Котлаева кияүгә чыгып, Чемезова фамилиясен алды!
"Безнең никахтан соң инде 2 елга якын вакыт узды, ниһаять, ир һәм хатыны булуыбызның рәсми көне килеп җитте. Синең белән танышканнан соң, караоке клубка җырларга чакырдың һәм мин җырларга булдым, аннан соң безнең мәхәббәт тарихы башланды, шул төндә кулларымны кыстың. Мин сиңа беркайчан да карамаган күзләрем белән карадым.
"Син минеке!" - дидең. Шул вакыттан бирле инде 3 ел вакыт узды, мин очып китте дип әйтер идем һәм менә хәзер без синең белән Чемезовлар гаиләсе булдык. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә зур, һәрвакыт янымда булганың өчен, кулларымны шулай ук кысып тотканың өчен һәм шундый ук гашыйк күзләрең белән караганың өчен рәхмәт. Тормышымда булганың өчен рәхмәт. Беренче чиратта, мәрхүм әниеңә рәхмәт. Ул күктән безне карыйдыр. Сине тәрбияләгәннәре өчен әбигә, бабайга, әтигә һәм Оляга рәхсәт. 50 елдан соң, 26 сентябрьдә, шулай ук алтын туйны билгеләп үтәргә насыйп булсын, соңгы көнгә кадәр бер-беребезне яратыйк, хөрмәт итик. Мин сине бик каты яратам, минем ирем, Паша Чемезов!
Рәсми рәвештә, хатының Чемезова Айгөл Әнисовна", - дип язган Айгөл Котлаева.
Айгөлне "Болгар кызлары" төркеменең беренче солисткасы Альбина Мусина да котлап язган: "Чын күңелемнән котлыйм, бәхетле булыгыз!" - дигән ул. "Болгар кызлары" төркеменең хәзерге составы да Айгөлне котларга килгән. Комментарийларда Айгөлне ихлас күңелдән тәбрикләгәннәр.