Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Болгар кызлары"ның элекке җырчысы Альбина Мусина-Әбүбәкерова ни өчен бүтән интервьюлар бирмәскә булган?

"Болгар кызлары" триосының беренче составында булган популяр җырчы Альбина Мусина-Әбүбәкерованың яман шеш авыруы белән көрәшүе турында моннан берничә ел элек билгеле булды. Без аның хәлен белергә дип шалтыраттык.

news_top_970_100
"Болгар кызлары"ның элекке җырчысы Альбина Мусина-Әбүбәкерова ни өчен бүтән интервьюлар бирмәскә булган?

Узган гасырның 90нчы елларында татар сәхнәсендә бик популяр булган "Болгар кызлары" триосында коңгырт күзле, кара чәчле, бик чибәр Альбина Мусина-Әбүбәкерова бар иде. Алар өч кыз - Альбина, Камилә, Гүзәл - бу трионың беренче составы иде һәм, әйтергә кирәк, иң уңышлысы иде. 



Берничә ел элек татар дөньясына "Болгар кызы" Альбинаның яман чир белән көрәшүе турында хәбәр таралды. Аның сәхнәдәш дуслары, ярдәм итәргә теләп, хәйрия концерты оештырдылар.


Бүген Альбинаның хәле ничек? Шуны белешергә теләп, аны интервьюга чакырырга ниятләдек, әмма ул күрешеп интервью бирүдән баш тартты. Без телефоннан гына сөйләштек.

- Берничә ел элек минем белән берничә интервью чыккан иде. Яхшы язылган булса да, кеше аларны уңай кабул итмәде. Күрәсең, минем терелүем аларны куандырмый. Башка интервьюлар бирмәскә булган идем, – диде ул.

Альбина, сәламәтлеге нык какшау сәбәпле, зур сәхнәдә чыгыш ясамавын, Яңа Савин районының 132 мәктәбендә укытучы булып эшләвен, укучылары белән бәйгеләрдә катнашуын, аларны иҗатка өйрәтүен әйтте.

Кайчандыр бик популяр булган җырчыны күбесе таный икән.

- Тышкы кыяфәтем әлләни үзгәрмәде, шуңа күбесе мине “Болгар кызлары"ннан икәнемне белә”, – диде Альбина.  

Әгәр чакырсалар, бәйрәмнәрдә тамада булып эшләргә ризалашам, ди җырчы.







Альбинаның кызы Ләйсәнгә 23 яшь, ул быел егете белән язылышырга җыена. Улы Арысланга 10 тулган.




Трионың беренче составында булган Гүзәл Сафина һәм Камилә Зәйнуллина белән Альбина элемтәне югалтмаган. “Гүзәл белән Инстаграмда, ә Камилә белән ВКонтакте челтәрендә аралашабыз", – диде ул.

“Болгар кызлары” триосын 90 нчы еллар башында Заһидә Зәйнуллина оештырды. Беренче составының уңышын Альбина татар сәхнәсендә беренче вокаль хатын-кыз триосының яңалык булуы белән бәйли.



P.S. Альбинаның социаль челтәр битендә "Миңа яшәргә, аралашырга, яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт сиңа, Ходаем", - дип язылган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100