Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Болгар ислам академиясе ректоры: Уку елы азагында кайбер студентларны төшереп калдырачакбыз

2017 елның сентябрендә Болгар ислам академиясенә беренче тапкыр магистрантлар һәм докторантлар кабул иттеләр. Федераль проектка әверелгән әлеге эшчәнлек үз илебездәге дин галимнәре мәктәбен Татарстанда торгызу максаты белән гамәлгә ашырыла. Югары уку йорты эшли башлаганнан соң, ярты ел узгач, күпмедер дәрәҗәдә йомгаклар һәм киләчәккә планнар турында “Татар-информ”га Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде.

news_top_970_100
Болгар ислам академиясе ректоры: Уку елы азагында кайбер студентларны төшереп калдырачакбыз

“Сессияне бик начар бирүчеләрнең дә кайсыберләрен калдырачакбыз”

- Болгар ислам академиясе магистрантлары беренче семестрда ничә дисциплина өйрәнде?

- Алар барысы алты зачет һәм имтихан тапшырды.

- Сессияне барысы да уңышлы тапшырдымы?

- Әлбәттә, бездә дә, башка югары уку йортларындагы кебек, өстәмә сессия булды. Ул бүген тәмамлана. Чама белән сигез кешенең “койрык”лары калган иде. Алар тапшырып бетерер, дип ышанабыз. Әгәр тапшыра алмасалар, кемнедер чыгарып җибәрәбез, бу гадәти процесс. Без төшеп калучылар күбрәк булыр дип уйлаган идек.

- Гарәп телен начар белгән магистрантларның проблемалары күбрәкме?

- Әйе, шуңа күрә, сессияне начар бирүчеләрнең дә кайсыберләрен калдырачакбыз. Проблема материалны үзләштерүгә бәйле түгел, гарәп телен начар белүдән килә. Моның өчен без магистратураны өч еллык итеп оештырдык: студентлар беренче елда белемнәрен арттырсын һәм гарәп телен ныклап өйрәнсен өчен. Шуңа күрә төшеп калучыларның күпчелеге уку елы азагында билгеле булачак. Җитди йомгакларны шул вакытта ясарбыз. Чама белән өч-дүрт йомшак укучы бар. Шуларны төшереп калдырырбыз, мөгаен.

Тулаем алганда, уку процессы нормаль бара. Гарәп телен белү дәрәҗәсе буенча бүленгән өч төркем бар. Телне белү дәрәҗәсенә карап, укытучылар да башкачарак эшләрлек, аңлатырлык итеп оештырабыз. Әлбәттә, гомуми, шәхси дәресләр бар, график чагыштырмача йомшак.

- Студентлар атнага биш көн укыймы?

- Биш көн укыйлар, аларның уку графигы шактый кырыс – дүртәр сәгать. Ягъни – йөкләмә бик зур. Студентлар мөстәкыйль эшкә вакыт калмый дип, зарлана. Чыннан да, магистратура өчен мондый график ярап та бетми, магистрантлар мөстәкыйль шөгыльләнергә тиеш. Ләкин без шуңа күрә өч еллык уку оештырдык. Икенче курста дәресләр азрак булачак, диссертация өчен вакыт күбрәк калачак.


“Диссертация темаларының барысы да диярлек Россия мөселманнарының дини мирасы белән бәйле”

- Бүгенге көндә академиягә чит илдән биш укытучы килде. Аларның кайсылары лекция укыды инде, кайсылары укыячак?

- Өч укытучы әлегә лекция укымады. Бу атнада дәресләр башлана, без алар алып барачак предметларны билгеләдек инде. Хәзер расписание төзибез. Аны ясау гади эш түгел, чөнки студентлар йомшаграк һәм көчлерәк төркемнәргә бүленә.

Кайсыбер предметларны без тирәнрәк аңлатырга планлаштырабыз. Шәфигый һәм хәнәфи алымнарны укытканда да төркемнәргә бүләчәкбез. Бездә Казан төркеме дә бар. Икенче семестрда  докторлар белән актив рәвештә эшли башлыйбыз, чөнки аларның ел ярым гына вакыты калып бара.

- Докторантларның диссертация темалары билгелеме инде?

- Диссертация темалары бар, билгеле инде. Икенче семестрда алар белән фәнни җитәкчеләре шәхси рәвештә эшли башлаячак. Профессорларны да чакырабыз. Бер докторантның фәнни җитәкчесе Михаил Пиотровский булачак. Ул каллиграфия буенча эшләүче докторантны алырга ризалык бирде. Минем үземдә һәм безнең башка укытучыларда берничә докторант булачак.

Барлык темалар да диярлек Россия мөселманнарының дини мирасы белән бәйле. Кавказ буенча Дагыстанда булган кулъязмаларны һәм китапларны алдык. Татарларда – гарәп һәм татар телендәге китаплар.

- Билгеле бер дин галимнәренең хезмәтләрен алдыгызмы?

- Әйе, Шиһабетдин Мәрҗанины алдык. Билгеле дин галиме Хәсән-Гата Габәши буенча да язачаклар (аның китаплары хатын-кызларга багышланган). Гомуми проблематика да бар – мәсәлән, Үзбәкстаннан килгән докторант тарихи дини мирасны, гаилә хокукы проблемасын чагыштыра. Никах һәм талак классик исламда нинди булган һәм хәзерге законнарда алар нинди урын алып тора. Белгеч чынбарлыктагы очракны анализлаячак. Темалар төрле.

Хәзерге заман мөселманнарының социлогик катламнарын өйрәнүчеләр дә бар. Нигездә, әлбәттә, хезмәтләр тирән дини гыйлемле. Ләкин социологиягә якыннары да бар. Бу да гадәти хәл, дип уйлыйм.


"Безнең академиянең барлык студентлары дөньяви уку йортларында белем алырга тиеш”

- Дини һәм дөньяви чигендә...

- Әйе, чигендә. Безнең бурыч – ислам фәннәре буенча докторлык диссертацияләре кандидатлык диссертациясенә тәңгәл килергә тиеш. Хезмәтләрен киләчәктә рус теленә тәрҗемә итеп (хәзер күбесе гарәп телендә язалар), аларның җиңел генә кандидатлык диссертациясен яклауларын телибез. Ягъни, без нигезгә диссертация язуның Россия методологиясен дә салачакбыз, гарәпнекен генә түгел.

- Диссертацияләрне академия базасында яклыйлармы?

- Магистрлык диссертациясен яклау – югары уку йортының эчке процессы. Квалификацион комиссия төзелә, шушы комиссия диссертацияләрне тикшерә. Әлбәттә, комиссия составында чит илдәге мөселман уку йортлары вәкилләре дә булачак, чөнки конкурентлык сәләте безнең өчен зур әһәмияткә ия.

- Болгар укулары вакытында КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов фәнни үзәкләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уфада булган уртак диссертация советы төзергә тәкъдим итте.

- Әйе, Хәйретдинов теологиядән диссертацияләр яклау буенча уртак совет төзергә тәкъдим итте. Ләкин Болгар ислам академиясендә төп бурыч – ислам фәннәре докторы исемен алу. Идеалда, без теләсә кайсы очракта да, ислам фәннәре докторының дөньяви фәннәр буенча кандидат булуына ирешергә тиеш. Ләкин бу теология генә дигән сүз түгел, ул филолог, тарихчы, икътисадчы, социолог һәм башкалар булырга мөмкин.

Шундый сорау бирәләр – дөньяви белемнәрне ничек бирәчәксез, дип. Башлангыч чорда биредә дөньяви юнәлеш оештыру шактый катлаулы булачак, чөнки өстәмә профессорлар чакырырга, аккредитация алырга кирәк. Беренче берничә елда Болгар ислам академиясе өчен бу шактый кыен булачак, дип уйлыйм. Бәлки моның кирәге дә юктыр. Без башка мәйданнарны файдаланачакбыз. Шул исәптән, Казан федераль университетын, Россия ислам институтын, аларда аккредитацияле магистратура бар. Ягъни биредә дини һәм дөньяви белемнәрне комплекслы бирүгә игътибар итәсе булачак.

Безнең академиянең барлык студентлары параллель рәвештә дөньяви уку йортларында укырга тиеш, һәрберсе дә. Мәсәлән, әгәр кеше дини югары уку йортыннан соң килгән икән, ул мәҗбүри рәвештә дөньяви институтта бакалавриатка укырга керергә тиеш. Әгәр ул бакалавр булса, магистратурага керергә тиеш һ.б. Идеалда, биш ел эчендә без магистрлар, ислам фәннәре докторлары әзерләргә тиеш, алар шул ук вакытта дөньяви юнәлеш буенча кандидат булырга тиеш. Шул очракта кадрлар әзерләүнең нәтиҗәлелеге без теләгәнчә булачак. Бу тирәнтен ислам гыйлеме алу аларны куллану өлкәсенең тараюы белән дә бәйле.

Без биредә киң мәгънәсендә дин галимнәре әзерләргә телибез. Мәсәлән, алар югары уку йортларында ислам хокукын, икътисадын һәм башкаларны укыта алса иде. Безнең белгечләр дөньяви коралларга ия булырга тиеш.


“Җәдид мәдрәсәләре дин галимнәрен генә түгел, мөселман зыялыларын әзерләүне максат итеп куйган”

- Болгар укуларының пленар утырышында сез ачык итеп җәдидчелек һәм кадимчелек турында сөйләдегез, аларны ни өчен чагыштырырга ярамаганлыгын аңлаттыгыз. Сезнең белән бу темага бәхәсләшкән коллегаларыгыз әлеге чыгышны ничек кабул итте?

- Аларның үз фикерендә калуы ихтимал. Ләкин җәдидчелек тирәсендә җитди бәхәсләр булмады. Миңа калса, фәнни бергәлек моны аңлады инде, бу бит аермачык әйберләр. Әлеге тема белән шөгыльләнүчеләр җәдидчелекнең – конфессиональ кысаларда дөньяви мәгариф системасын төзергә тырышу икәнен белә. Революциягә кадәр мөселманнар конфессиядән читтә белем ала алмаганга, шулай килеп чыккан бу. Тышкы катлам – дини мәдрәсә, ләкин анда предметларның 80 проценты дөньяви фәннәр булган. Әлбәттә, бүген дә мондый проблема бар.

Җәдид мәдрәсләре дин галимнәрен генә түгел, мөселман зыялыларын әзерләүне максат итеп куйган. Мондый мәдрәсләр эшчәнлеге нәтиҗәсен татарларда яхшы күрәбез. 1905-1907 нче елгы революция нәтиҗәсендә Дәүләт Думасында мөселман фракциясе төзү ихтыяҗы туган. Бу – “Иттифак аль муслимин” партиясе. Татар җәмгыятенең интеллектуаль дәрәҗәдә китаплар һәм журналлар нәшер итүгә әзерлеген җәдид мәдрәсәләре эшчәнлеге тәэмин иткән. Алар мөселман зыялыларының күп вәкилләрен әзерләгән – татар, төрек кенә түгел, Кавказ вәкилләрен дә. Җәдидчелекнең казанышларын беркем дә бетереп ташламый, аны конфессиональ системага бәйләргә генә кирәкми.

Татарларда конфессиональ белем бирү системасы бер юнәлеш – кадимчелек мәдрәсәләре буенча барган, башка чагыштыру юк. Шуңа күрә кадимчелек мәдрәсәләре тәҗрибәсе бүгенге көндә бик зур әһәмияткә ия. Беренчел чыганаклар белән ничек эшләгәннәрен, аларга ничек комментарий биргәннәрен, дәреслекләрне ничек язганнарын өйрәнергә кирәк. Чөнки татарлар революциягә кадәр барлык фәннәр буенча диярлек дәреслекләрне үзләре язган. Бу – бик кызыклы тәҗрибә, дөньяда мондый тәҗрибә бик аз очрый. Барысы да диярлек гарәп телендәге классик дәреслекләр буенча укыган. Татарлар бөтен курсларны да 100 процентка диярлек дәреслек белән тәэмин иткән. Безнең хисаплар буенча, ислам гыйлеменнән генә дә төрле дәрәҗәдәге 30 га якын дәреслек булган – башлаучылар, дәвам итүчеләр һәм башкалар өчен.

- Татарстан мөфтие чит илдә Шиһабетдин Мәрҗани, аның әтисе, башка татар дин галимнәренең хезмәтләре бар дигән иде. Хәзерге көндә аларны кайтару, эшкәртү буенча берәр төрле эшчәнлек барамы?

- Чит илдәге чыганаклар бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, без моңа тотынмадык дияргә була. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, безнең проректорыбыз Рөстәм Нургалиев Мәдинәдә булганда (анда “Казан” мәдрәсәсе эшләгән), безнең мирас булган китаплар күп тупланган китапханәне тапкан. Бу хезмәтләрне күчереп язганнар. Никадәр дәрәҗәдә оригиналга якын икәнен ачыклау өчен, без аларны хәзер чагыштырачакбыз. Алдагырак чордагы безнең кулъязмалар Иран китапханәләрендә күптер, дип уйлыйм. Төркиядә, әлбәттә, бар инде. Шәхси коллекцияләрдә күп саклангандыр. Чөнки Мөхәммәд Рәмзи, Муса Бигиев кебек зур дин галимнәре эмиграциядә булган, чит илләргә чыгып йөргән. Кызыклы әйберләр күп саклангандыр, дип уйлыйм. Кызганычка каршы, бу юнәлештә бернинди системалы эшчәнлек алып барылмый.

- Мин бүген китапханәнең саклау бүлегендә булдым, анда иске басмалар бар. Китапханәдә хәзер барысы ничә китап тупланган?

- Хәзер ул бик зур түгел. Әлеге вакытта без студентларны электрон чыганакларга юнәлтәбез. Ләкин, инша Алла, киләчәктә, безнең чын китапханәбез булачак. Бу – бик мөһим.

“Голамәләр шурасы төзү бик зур әһәмияткә ия, ләкин моны барысы да аңлап бетерми”

- Узган атнада академиядә фәтвалар буенча конференция узды. Чит илдән белгечләр килгән иде, күпчелеге гарәп илләреннән. Безнең илдәге белгечләр чит илдәге коллегаларыннан нинди тәҗрибәне кабул итә ала һәм кабул итәргә теләр иде?

- Безгә, мөселман илләрендәге кебек, фәтвалар әзерләү өчен методология һәм институционализация кирәк. Әлбәттә, фәтва билгеле бер мәсьәләне чишү өчен, чыгарыла. Ләкин сугыш һәм тынычлык мәсьәләләре буенча чыгарыла торган фәтвалар да бар, аларны да кулланырга була. Ләкин, нигездә, фәтва – билгеле бер дини-хокукый сорауларның чишелеше ул. Шуңа күрә, әлбәттә, алар төбәкне исәпкә алып, чыгарылырга тиеш. Төньяк Кавказда кабул ителгәнен дә без тулысынча куллана алабыз, дип әйтеп булмый.

Шуңа күрә Голамәләр шурасында без хәнәфи һәм шәфигый ике палата төзүне планлаштырабыз. Без, сораулар турында фикер алышып, фәтва кабул итәчәкбез. Голамәләр шурасы төзү бүген зур әһәмияткә ия. Ләкин, кызганычка каршы, моны әле барысы да аңламый. Бәлки, кемдер бу урынны Болгардагы татарлар алачак, дип уйлыйдыр. Кавказ ягыннан аңлау һәм эшләргә теләк бар.

- Кавказ мөселманнары ягыннан бергә эшләү өчен зур теләк булуын күрәм.

- Әйе. Кызганычка каршы, академиянең ике учредителе – Мөселманнарның үзәк диния нәзарәте һәм Россия Мөселманнарының диния нәзарәте төп вәкилләре бик йомшак күрсәтелде. Төп фигуралар килүен теләгән идек, ләкин барып чыкмады. Бу да бик аңлашылып бетми. Шулай да бүген һәркемгә аермачык билгеле, Голамәләр шурасы кебек орган булырга тиеш. Монда бит сүз фәтвалар турында гына түгел, андый Шуралар эшләргә тиеш. Кичә Дагыстан мөфтияте тарафыннан кабул ителгән һәм каршылыклы мәгълүматы булган китап буенча сорау чыкты. Бу бит тулы көчле экспертлар эшчәнлеге булмау нәтиҗәсе, экспертиза булырга тиеш. Мәсәлән, Татарстанда мондый китап барлыкка килүне күз алдына да китерү кыен.

- Нинди китап ул?

- Китапта шәфигый мәзхәбе буенча урта гасырлар чыганагын алганнар. Анда әгәр бер намазны калдырсаң, син – кәфер, дип язылган. Бик кырыс әйберләр. Бу бернинди комментарийсыз бирелгән. Урта гасыр китапларында мондый әйберләр бар. Беренчедән, аларның каян килгәнен, урта гасыр авторларының барысы да бу фикер белән килешкәнме икәнен аңлатырга кирәк. Әгәр алай булмаса, нинди фикерләр булган, заманча трактовканы бирергә кирәк. Мондый сүзләр барлыкка килү классик ислам хокукы өлкәсеннән белгечләр өчен, андый карашлар, позицияләр булган. Студентлар бу турыда белергә тиеш, ләкин бу киң катлам укучылар өчен түгел. Шуңа күрә, ислам югары уку йортлары өчен заманча дәреслекләр әзерләү бик зур әһәмияткә ия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100