Татарстанда Социаль фондтан 2025 елда 638 инвалид гражданин ОСАГО буенча компенсация алды
Татарстанда Россия Социаль фондыннан 2025 елда 638 инвалид гражданин ОСАГО буенча компенсация алды. Түләү күләме — страховка полисы бәясенең 50 проценты, дип хәбәр итте СФРның Татарстан буенча матбугат хезмәте.
Компенсация автомобильдән файдалану кирәклеге турында нәтиҗә инвалид кешенең реабилитация яки абилитация индивидуаль программасында күрсәтелгән булганда бирелә. Әгәр транспорт чарасын үзе йөртсә, яки полиска кертелгән 2 йөртүченең берсе — инвалидның законлы вәкиле булса, түләү хокукы саклана.
СФРның Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин искәрткәнчә, әгәр ОСАГО килешүен рәсмиләштергәндә СНИЛС күрсәтелгән булса, акчалар автомат рәвештә күчерелә. Әгәр әлеге мәгълүмат юк икән, гражданин яисә аның вәкиле, компенсация алу өчен, Социаль фонд клиент хезмәтенә яки Дәүләт хезмәтләре порталында гариза тапшыра ала.
Компенсация өчен мөрәҗәгать итү страховка полисы гамәлдә булган чорда теләсә кайсы вакытта мөмкин. Түләүне билгеләү турында карар 5 эш көне эчендә кабул ителә, һәм шул ук вакыт аралыгында акча алучы хисабына күчерелә.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәтләр турында тулырак мәгълүмат Россиянең Социаль фондының рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге СФР аккаунтларында урнаштырылган.
- Телефон: 8 800 100 0001 (шалтырату бушлай, линия тәүлек әйләнәсе эшли).