Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Болай да ял итеп була икән» — Вәли белән Гөлназ гаиләсе кыргый табигатькә чыккан

Иҗади гаилә табигатьтә ял иткән фотолар куйган.

news_top_970_100
«Болай да ял итеп була икән» — Вәли белән Гөлназ гаиләсе кыргый табигатькә чыккан
https://www.instagram.com/gulnazgafur/

«Мәхәббәт» дуэты — Вәли Фазлыйәхмәтов белән Гөлназ Гафурова балалары белән кыргый табигатьтә ял итә. Алар күңелле ялдан фотоларны инстачыларга да күрсәтте.

Вәли балык тотып утырган фотосы янына: «Чикләр ябык булу яхшы әле, туган ягыбызның матурлыгын күбрәк күрәбез», - дип язган. Иң беренче комментарийны күршесе Салават Миңнеханов калдырган: «Зәвыклы итеп ял итә беләсең».

«Тормышның ямен белеп яшиләр, ял итә беләләр», «Матур ял», — дип язган җырчының виртуаль дуслары.

Вәлинең хатыны Гөлназ Гафурова инстаграмда үз битендә беренче тапкыр урманда ял итүләре, палатканы да беренче тапкыр җыюлары турында яза.

«Болай да ял итеп булганын күз алдына китерә алмый идем. Палаткалар алып ялга, диңгезгә киткән кешеләргә шакката идем. Нинди ял инде ул, ашарга әзерләргә кирәк, күп йөрергә туры килә, озынборын тешли.

 Мондый ял Төркиядәге ялдан да текә икән. Ә бәлки яңалык кирәк булгандыр. Бүген ирем Вәлигә әллә диңгез якларына да шулай гына барыйкмы, дидем. Белмим, бармы бу өлкәдә тәҗрибәле кешеләр?» — дип язган ул.

«Талпаннан сиптердегезме, аны тәнгә сиптерергә ярамый, еланнар күп урманда», — дип кайгырткан иҗади гаиләнең тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100