«Болай булсаң, барып чыгасың син» — Гөлназ Сәфәрованы әбисе ачулана
Гөлназ озак йоклый, керләрен дә дөрес элми икән, әбисе аны сайлауга барып тавыш бирүен дә контрольдә тоткан.
Гөлназ Сәфәровага авылдан әбиләре килгән. Бу турыда ул инстаграмга язып куйды.
Хәзер әбисе Гөлназны өйрәтеп, тикшереп китә икән.
«Ревизорро отдыхает», — ди Гөлназ һәм әбисенең тәнкыйтен санап чыга:
- тузан бөртеген дә күрә, үзе карап торып сөрттерә,
- телефон тотканны яратмый, атып бәрер идем шул телефоннарыгызны дип сүгә,
- соң ятасың, озак йоклыйсың, шуңа симергәнсең ди,
- ипине дөрес җирдә сакламыйм икән,
- кичә аягыңа ник укол кадаттың дип ярты көн ачуланды, «болай булсаң, барып чыгасың син, кызый» дип ачулана ул,
- керләрне дөрес элмисең ди. Киптерергә элгән керләремне кире алып элеп куйды: сул ягын әйләндерде (мин алай эшләп тормыйм), чалбарларны балакларыннан эләргә кирәк, кесәләрен чыгарып, селкеп эл ди,
- бөкрәеп йөрмә, каты-каты басып йөрмә ди,
- бүген барып тавыш бирүемне, бала өчен акча килүен контрольдә тотты.
Гөлназның әбисе ТНВдан фильм караганда аның янына беркем килергә тиеш түгел икән әле. Өстәвенә, ул фотога төшми. «Көчкә төштек, төшмим, мине куйма ди», — дип яза Гөлназ.
«Мировой әби — ул әйткән генә дөрес, спорлашу бесполезно. Картайгач, шундый әби буласым килә!» — ди Гөлназ.
Инстачылар бертавыштан бу теманы күтәреп алган, күбесен шулай әниләре, әбиләре, карт әниләре тикшереп, өйрәтеп тора икән. Шунда «олыларны хөрмәт итәргә кирәк» дип өйрәтүче дә табылган.
«Син дә шундый буласың инде бераз картаеп киткәч», — дип язалар Гөлназга.