Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Боларның тузаннарын сөртергә генә дә күпме вакыт китәдер" - Роберт Миңнуллин аю сыннары җыюын әйтте

"Боларның тузаннарын сөртергә генә дә күпме вакыт китәдер" - Роберт Миңнуллин аю сыннары җыюын әйтте

news_top_970_100
"Боларның тузаннарын сөртергә генә дә күпме вакыт китәдер" - Роберт Миңнуллин аю сыннары җыюын әйтте
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин үзенең мавыгуы турында язган. Ул агачтан ясалган аю сыннарын җыя икән.

"Кем нәрсә белән мавыга инде... Ә болар минем аюларым! (Барысы да түгел!) Агачтан юнып эшләнгән аюлар! Төрле җирләрдән җыелган аюлар! Иң элек, әлбәттә, Башкортстаннан! Ижаудан, Тубылдан, Йошкар-Оладан, Самарадан алып кайтканнары да бар! Араларында бүләк ителгәннәре дә күп! Мәсәлән, Айдар Галимов белән Салават бүләк иткән аюлар! Бакалыда яшәүче Илдар Юзеев исемле останың аюы! Алары зуррак, монда юк...

Кемдер шушындый аюлар бүләк итәргә теләсә, әле дә каршы килмәс идем! Аюларым миңа бик кадерле! Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз остасы бар! Һәрберсенең үз характеры, үз матурлыгы бар! Алар миңа тере җан ияләре кебек!

Аюларымны, нишләптер, сезгә дә күрсәтеп, мактанасым килде... Бала-чага кебек..." - дип язган шагыйрь

Инстачыларның күбесе Роберт әфәндегә аюдай көчле, нык, сәламәт булуын теләгән.

"Бу аю музее булган бит!", "Роберт абый, минем мондый аюларым булса, мин дә мактаныр идем", "Роберт абый, нишләп аюлар? Берәр тарихы бармы?", "Аюны балы белән генә бирергәме", "Чыны очрамасын инде каршыгызга", - дип комментарийлар калдыручылар да бар.

"Ууу Роберт абый, боларның тузаннарын сөртергә генә дә купме вакыт китәдер", - дип борчылуын белдергән ТВ журналисты Гөлназ Гыйниятова. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем сезгә! Изге җомга көннәре мөбарәк булсын! Исән-сау булыгыз! Авырмагыз! ...Кем нәрсә белән мавыга инде... Ә болар минем аюларым! (Барысы да түгел!) Агачтан юнып эшләнгән аюлар! Төрле җирләрдән җыелган аюлар! Иң элек, әлбәттә, Башкортстаннан! Ижаудан, Тубылдан, Йошкар-Оладан, Самарадан алып кайтканнары да бар! Араларында бүләк ителгәннәре дә күп! Мәсәлән, Айдар Галимов белән Салават бүләк иткән аюлар! Бакалыда яшәүче Илдар Юзеев исемле останың аюы!Алары зуррак, монда юк... Кемдер шушындый аюлар бүләк итәргә теләсә, әле дә каршы килмәс идем! Аюларым миңа бик кадерле! Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз остасы бар! Һәрберсенең үз характеры, үз матурлыгы бар! Алар миңа тере җан ияләре кебек! Аюларымны, нишләптер, сезгә дә күрсәтеп, мактанасым килде... Бала-чага кебек...

Публикация от Роберт Миңнуллин (@robert_minnullin_poet)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100