Болан фермасыннан репортаж: болан мөгезе – мең дә бер чирдән дәва
Боланның ите дә, каны да бик файдалы, диләр. Әмма, алардан бигрәк, аның мөгезе «тылсымлы эликсирга» тиң икән. «Ул барлык чирдән: онкологиядән, кан басымыннан, кан авыруларыннан, картаюдан булыша», – ди Алабуга районының «Нократ яры» болан фермасы хуҗалыгы идарәчесе Илназ Насыйров.
Илназ Насыйров өченче ел Алабуга районының Красная Горка авылында болан фермасы хуҗалыгы идарәчесе булып эшли. Киләчәктә әлеге хуҗалык биредә туризм белән шөгыльләнергә һәм болан мөгезе белән дәвалану шифаханәсе төзергә җыена.
«Быел боланнарга бәя төште»
Безнең планда парк зонасы булдыру, ә әлегә без өченче ел боланнар үрчетәбез. Туризм өчен әле бөтен нәрсә дә әзер түгел.
Безнең 3 төрле боланнарыбыз бар: 480 затлы (благородный) болан, 350 баш тимгелле (пятнистый) болан һәм 300 нәфис болан (европейская лань).
Затлы ата боланнарның мөгезләре зур. Алар елына бер тапкыр яңартыла. Билгеле бер зурлыкка җиткәч, мөгезләре апрель аенда төшә һәм яңадан үсә башлый. Аларның мөгезләреннән без акча эшләргә җыенабыз.
120, 260 гектар кишәрлекләребез бар. Әлеге ферманы 2020 елда төзи башладык. Склад, болан балалары абзары, техника бар. Командабызда 4 эшче. Алар бирегә килеп эшли, үзләре Татарстанныкы түгел. Аларга тору өчен уңайлы булган әйбәт фатирлар төзедек.
Беренче партия затлы боланнарны Калининград өлкәсеннән алып кайттык. Аннары Тверьдән, соңрак 50 баш – Германиядән. Чикләр ябылганчы алып кайтырга өлгердек. Алар анда боланнарны инде 200 ел үрчетә. Мөгезләре бик зур, токымлы маллар. Аннары 100 баш таплы боланнарны алып кайттык.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: быел боланнарга бәя төште. Вакытлыча яңа фермалар ачылмый. Соңгы 3 елда беркем дә чит илдән болан алып кайтмаган икән. Бу ил вазгыятенә бәйле. 2022 елда Германиядән сыйфатлы боланнарны алып кайтырга өлгердек. Андыйлар бездә генә бардыр ул, – дип сөйләде Илназ Насыйров.
«Болан мөгезеннән спиртлы, баллы төнәтмә, порошок ясыйлар»
Әлеге җирне ферма кебек карарга кирәк. Безнең максат пант сату гына түгел, ә ванналар белән шифаханә булдыру. Кешеләр дәваланырга Алтайга оча. Әгәр шушы эшне ерып чыксак, бездә дә андый мөмкинлек булачак.
Төрле үсемлекләрдән БАДлар ясыйлар. Нинди генә авыруны алсак та, пантлар алардан бик күпкә файдалырак. Кытай юкка гына ул бәягә бездән пантны сатып алмый.
Пант (русчадан – панты) – болан мөгезенең кан йөри торган өлеше.
Пантның үзенчәлеге турында сөйләгез әле? Аны ничек кулланалар?
Болан мөгезеннән спиртлы, баллы төнәтмә, порошок ясыйлар. Пант составындагы тимер, кальций, магний, натрий, фосфор һәм калий, марганец, бакыр һәм цинк, шулай ук йод бар. Шулай итеп, пант – боланның табигый чыганагы, кеше организмын сәламәтләндерүдә уникаль биологик матдә.
Мөгезне үстерү бик авыр. Шуңа күрә дә боланнарның ашаган ризыгы төрле. Якынча 37 төрле үсемлек һәм агач – гөлҗимеш, имән чикләвеге, җимеш агачлары керә. Ул үсемлекләрдә нинди файдалы элементлар бар – бөтенесен үзенә ала. Мөгез өчен алар бик мөһим.
Мөгез канында гормон, микроэлемент, витаминнар бик күп. Шуңа күрә, 2 мөгез үсентесе барлыкка килү белән, вакытында кисәргә, кан акмас өчен, киселгән җирен әйләндереп, катырырга куярга кирәк. Алайса, канны күбрәк түккән саен, сыйфаты кими.
Киселгән мөгезне үзләштерәсең, туңдырасың да, кытай һәм кореялылар аны киптерә. Кытайлар ник шулай күп «үрчи» дип уйлыйсыз? Алар барысы да шул пантларны куллана! Мин сезгә чынлап әйтәм.
Бездә ул әзер файдалы дарулар сатылмыймы?
Юк. Быел беренче тапкыр пант кисеп карадык. Туң килеш Корея кешесенә саттык. Безнең фаразлавыбызча, ул аны Вьетнамга алып чыга. Россиядә пантлар белән Калининград өлкәсе шөгыльләнә.
Пантларны ничә градус салкында саклыйсыз?
Кимендә 15 градус салкын булырга тиеш, минем суыткычта – 18 градус. Бездән ул пантларны суыткыч камераларында алып китәләр.
Мөгезләрен кискәндә, боланнар авыртуны сизәме?
Юк. Без аның нигезен лидокоин белән эшкәртәбез. Ул – «кольцевой блок» дип аталган махсус ветеринар ысул.
Мөгезне өшеткәч, пычкы белән кисәбез. Болгарка белән тавыш чыга, ә тавыштан боланнар курка. Аларның мөгезләре губка сыман, йомшак, җиңел киселә. Махсус дарулар кан туктатырга һәм мөгез урыны тиз төзәлергә булыша. 2 көннән соң болан мөгезе турында искә дә алмый.
Ә сезне исендә калдырмыймы?
Юк, боланнар – акыллы хайван түгел.
(Нигә егетләрне кешеләрне «олень» дип йөриләр икән дип уйлый идем. Соравыма җавап таптым).
«Ана болан 2 бала тапса да, берсен генә ашата»
Ильназ абый болан балалары торган абзарга алып керде. Ул аны русча «телятник» дип атый.
Бер ана боланнан берьюлы ничә бала туганы бар?
Затлы боланнар бер генә бала таба. Бик сирәк ана болан икене табарга мөмкин. Әмма ана болан барыбер берсен генә ашатачак. Кайсысы аякка алданрак баса, шуның белән китеп бара. Икенчесе артыннан ул инде кире әйләнеп кайтмый. Табигатьтән шулай яратылган.
Болан баласы беренче 7 көндә бөтенләй җирдән тормый. Озын үләннәр арасында ята. Атна буе анасы аны янына килеп ашата. Безнең территориядә ташландык болан балаларын табуы бик кыен. Ялгыш очратсаң гына.
Боланнарга нәрсә ашатасыз?
Быел 1200 рулон печән әзерләдек. Махсус файдалы Голландия орлыкларын чәчтек. Анда 5 төрле үлән кергән. Үзебез үстергән солы ашатабыз. Бер боланга 1 кг солы кирәк. Кыш көне шулай. Ә җәй көне көтүлеккә чыгарабыз. 400 гектар кишәрлектә йөриләр. Алар анда ылыс, куаклар ашый. Безнең тикшерү буенча, боланнар 25 төрле кыргый үлән һәм агачлар ашый.
Без мөгезләрне ел саен лабораториягә тапшырабыз. Шул рәвешле боланга нинди витаминнар җитмәгәнен беләбез. Экспертиза нәтиҗәсендә, без аның ризыгын үзгәртәбез. Мәсәлән, быел аларга фосфор җитмәгән иде.
Боланнарның режимы нинди? Алар кайчан йоклый?
Боланнарны көнгә 2 тапкыр ашатабыз: иртәнге 7дә һәм кичке 5тә. Көне буе алар янына килмибез. Кыргый табигатьтә боланнар көненә 2 тапкыр ашый. Гадәттә ул эңгер-меңгер вакытта була. Калган вакытны, әгәр аңа беркем дә комачауламаса, ял итә. Без дә ул режимны сакларга тырышабыз.
«Боланнар аталану вакытында аеруча куркыныч»
Болан кешегә һөҗүм итә аламы? Ничек сакланырга?
Без һөҗүмнәрне булдырмаска тырышабыз. Билгеле бер шартларда ата болан куркыныч. Гадәттә, мондый зур киштәгә кеше керсә, алар кача. Бездә боланны гел 2 эшче ашата. Берсе таяк тотып, саклап тора, икенчесе – ашлык тарата.
Аталану вакытында (брачный период) куркыныч. Ата боланны без «үгез» дип атыйбыз. Ул, вакыты җиткәч, ашамый башлый. Без инде аны ашатырга тырышмыйбыз да. Ул шул 260 гектар зур кишәрлек территориясендә йөри. Шул периодны уздырып җибәрергә генә кирәк. Аларның гормоннары уйный. Әгәр сентябрь ахыры – октябрь башында кеше якын килсә, алар үзләрен агрессив тота. Әгәр үгез «ана боланга тияләр» дип уйласа, һөҗүм итәчәк. Ул вакытта якын килмәү хәерле.
Көтүлектә ана боланнарга ашарга җитә, ә үгезләрне, ашаудан бигрәк, башка нәрсә кызыксындыра. Бу хәл ай ярымга кадәр сузыла. Шуңа күрә үгезләр тәмам ябыгып, арып беткән була. Аннары аларны аергач, тәртипкә киләләр. Үгезләр ана боланнары өчен борчылудан туктый.
Ана боланнардан балаларын куып алып киткәч, алар стресс кичерәме?
1-2 көн генә. Күбрәк баласы борчыла. Алар сөт эчүдән туктагач, аналары үзләре дә аера аларны. Октябрь –декабрьдә болан баласы инде мөстәкыйль.
Боланнар нинди җәнлекләрдән курка? Аның дошманнары кем?
Селәүсен, бүре, аю. Безнең якларда алар булмаса да, саклану чарасы күрелгән. Киров өлкәсендә аюлар күп икән. Сеткаларын җимереп, өзеп керә ала, ди. Бездә электрлы көтүче (электропастух) тора. Сетканы Австралиядән заказ биреп кайтарттык. Ул бик сыйфатлы, пружиналы. Аңарга мин чабып килеп аусам да, машина белән керсәм дә, өзә алмыйм.
Картайган боланнарны нишләтәчәксез?
Безнең әле аңа кадәр 6 ел бар. Европада 10 ел дәверендә пантны кисеп, саталар. Ә 12 елдан соң мөгезнең сыйфаты төшә. Иң соңгы олы булып үскән мөгезен аучыларга ганимәткә бирәләр. Бездә әле карт боланнар юк. Иң олысына 6 яшь.
Боланнар гел шулай күмәкләшеп йөриме?
Әйе. Табигатьтә ата боланнар гына аерым йөри. Аларны, көндәшлек күреп, көтүдән олы боланнар куа. 1 яшьлек 120 килограммлы болан 4 яшьлек 220 килограммлы боланга каршы бара алмый, шуңа ул китәргә мәҗбүр була. 99 процент очракта яшьләр китә. Табигать шулай яраткан. Табигатьтә кан буталмаска тиеш. Ана белән бала, туган белән туган бергә булырга тиеш түгел. Алайса төрле мутацияләр барлыкка килә.
Нинди кызыклы вакыйгалар булганы бар?
Станок алган идек. Без аның биеклеген дөрес исәпләмәгәнбез. Аны шундый аска төшергәнбез ки, болан аның өстеннән сикереп кенә чыкты. Өнебез алынды! Беренче елны беркемнең дә тәҗрибәсе юк. Шуңа, куркуыбыздан, без – боланнан, болан бездән качты (көлә). Аннары шунысы кызыклы: бездә боланнар булмый, дип уйлый идем. Аталану вакытында алар бер-берсен сугышырга дәшә. Шул вакытта читтән бер болан килгән иде. Бездән бер болан да качмады үзе. Каян килеп чыкканын беркем дә белми.
Боланның сөтен түгел, канын эчәләр
Боланның итен, мөгезен, канын кулланалар. Ә сөтен ник эчмиләр?
Боланны берничек тә савуга өйрәтеп булмый. Аның 100 грамм сөте бар инде. Өстәвенә, ул бик куе һәм баллы. Болан бик каты тибенә. Өскә сикерә дә, берьюлы 4 аягы белән тибә ала.
Ә канын эчәләрме соң?
Ярый. Пантларның файдасы нәрсәдә? Ул үскәндә, пант тулаем кан белән тулган. Бөтен кешегә файдалы булган микроэлементлар анда бар. Европада шуңа күрә 3 айга 1 тапкыр ярты литр кан агызыла. Пантларны да кисә, өстәмә кан да ала. Аннары ул канны киптерәләр. Донорлардан кан алган кебек инде. Алар да венадан кан ала. Шул рәвешле күбрәк акча эшләп була. Әмма без әле алай эшләмибез. Без фәкать пантлар белән шөгыльләнәбез.
Боланнар салкыннарны ничек кичерә?
Күптән түгел Татарстанда салкыннар булды. 38 градус күрсәтә иде. Мин аларга ашарга 2 тапкыр күбрәк салдым. Әгәр эчке энергиясе булса, алар туңмый. Аларның тиресе дә башка төрле. Болан яткан җирдә кар эреми. Өстәвенә, салкында туңган боланны беркая да күргән, ишеткән юк.
– Ә «телятник» җылылык өчен түгелме ул?
Юк. Күпмедер дәрәҗәдә генә. Боланнарны бергә тотарга ярамый. Болан баласы әнисе артыннан йөрергә тырыша, ә анасы инде табарга җыена. Аңарга башкалар ашарга бирми. Ә болай миңа исәпне контрольдә тотуы җайлы. Алайса 1 яшьлектән 2 яшьлекне аерып булмый.
Ә болай мин аларга номер тагып чыгам да, буталчылык булмый. Аерым төркем ясап, ата болан җибәрәм. Шул рәвешле кан катнашы булмый. Бу – терлекчелеккә карата иң дөрес алым.
Эссе көннәрдә, чокыр казып, су салабыз. Алар шунда аунап ята. Әйе, безнең күл дә бар, әмма ул бик тирән. Эсседә боланнар беркая да бармый, күләгә астында ята. Шуңа күрә дә алар эңгер-меңгердә генә ашый.
Кызыклы фактлар:
- Аталану вакытында, таплы болан сызгыра, ә затлы болан бала елаган сыман акыра. Кемнең тавышы катырак – шул көчлерәк.
- Боланнар сыер сыман түгел. Кая кусаң, шунда бармый. Аларны кишәрлектән куып чыгаруы авыр.
- Болан балаларының «няня»сы була. 1 яшьлек болан калганнарын печән, бодай, кар ашарга өйрәтә.
- Боланнарны иреккә җибәрсәң дә, алар соңыннан барыбер бер-берсен табып, бергә йөриячәк.
- Нәфис болан, аягы кыска булуга карамастан, бик тиз чаба.
- Ата боланнарның муен мускуллары ана боланга караганда көчлерәк. Һәм фәкать ата боланның гына мөгезе бар.
- Иң кечкенә боланның авырлыгы 15 килограммга җитә, ә иң зур болан массасы 300 кг га кадәр җитә ала.
- Төрләргә карап, боланнарның йөклелеге 6-9 ай дәвам итә.
- Болан яткан җирдә кар эреми.
- Боланнар 15 яшькә кадәр рәхәтләнеп яши.
- Боланнар аталану вакытында аеруча куркыныч. Ата боланнар ул вакытта ашамый диярлек.
Алабуга районының «Нократ яры» болан фермасыннан фоторепортаж