news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Болай ук көтмәгән идем» - Камал театры актриса Дания Нуруллинага сюрприз ясаган

news_top

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллинаны зур юбилее белән бик матур итеп котлаган. Җылы видеокадрлар белән театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлешәләр.

Коллегалары аны театр фойесында «Чын-чын әйтәмен» җыры һәм бәйрәм торты белән каршылаган. Сәхнәдәш дуслары Дания Нуруллинага күп матур сүзләр һәм җылы кочаклар бүләк иткән.

«Рәхәтләр яусын, җаныкайларым! Шундый зур бәйрәм ясагансыз. Мин болай ук көтмәгән идем. Барыгызга да сәламәтлек телим. Озын-озак бер сәхнәдә эшләргә насыйп булсын. 60 ел буе сезнең белән бергә булдым, тагын 60 ел бергә булырга язсын. Барыгыз да исән генә булыгыз. Иҗатыгыз үссен, ролләрегез артып торсын. Театрыбыз гөрләп яшәсен. Булганына мең шөкер, Ходайга рәхмәтлемен.

Чын күңелдән әйтәм: исән генә булыйк. Исән булганда уйныйсы да, көләсе дә, җырлыйсы да, яратасы да килә. Тормышны яратып, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк», – дип, Дания Нуруллина коллегаларына зур рәхмәтләрен белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар